tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу темасына этюдлар ясыйчаклар
Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу темасына этюдлар ясыйчаклар

Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу темасына этюдлар ясыйчаклар

17 нче августта Казанда Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган бөтенроссия пленэры узачак. Барлык теләүчеләр дә Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән рәссамнарга кушыла һәм үз этюдларын ясый алачак.

Пленэрда Россия сәнгать академиясе вәкилләре, халык һәм атказанган рәссамнар, Татарстан һәм илнең иҗат берлекләре әгъзалары катнашачак. Алар казанлылар белән танышачак һәм эш процессында киңәшләр бирәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.

Пленэрга барлык теләүчеләр дә кушыла ала, катнашучыларның яше һәм сынлы сәнгать күнекмәләре булу-булмавы мөһим түгел. Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Чарага үзегез белән кәгазь, кәгазьне берткетү өчен планшет һәм сәнгать материаллары, урындык, этюдник яки тренога алырга кирәк.

Пленэр 9:30 дан 12:30 га кадәр узачак, очрашу урыны – Ш.Мәрҗани һәйкәле яны.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*