tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гошер бирү кеше фәкыйрьләндерми, ә бәрәкәт кенә китерә
Гошер бирү кеше фәкыйрьләндерми, ә бәрәкәт кенә китерә

Гошер бирү кеше фәкыйрьләндерми, ә бәрәкәт кенә китерә

Республикада гошер сәдакасы җыю компаниясе башланды. Аны җыеп, мохтаҗларга таратуны Татарстан Диния нәзарәте үз өстенә ала. Нәзарәт быел 26 нчы сентябрьне Гошер көне дип игълан итте.

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров сөйләвенчә, Гошер көне  күмәк рәвештә республикада 2017 елдан үткәрелә. Ул елны халыктан – 160 тонна, 2018 елда – 600, узган ел 1109,5 тонна гошер сәдакасы җыелган.

– Гошер – сәдаканың махсус төре. Үзе үстергән уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга бирү – мөселманга фарыз гамәл, – ди Равил хәзрәт. – Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы турында «Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсенең 267 нче  аятендә дә әйтелә.  Коръәни Шәрифтә язылганча, уңышның уннан берен тапшыру мәслихәт. Аның күпме үсүе табигать шартларыннан да тора. Быел шартлар, шөкер, начар булмады. Менә шулардан өлеш чыгарып, мохтаҗларга өлеш чыгарыр вакыт җитте.

Аның фикеренчә, республикадагы барлык мәчетләр, мәдрәсәләр дә гошерне кабул итәргә һәм өләшү эшендә катнашырга әзер. Бу эшкә беренчеләрдән булып елдагыча Балтач, Балык Бистәсе, Чистай, Кукмара, Бөгелмә районнары керешкән. Кайбер районнарда аны бәйрәмгә әйләндерүчеләр дә бар икән. Ул чараларда бигрәк тә яшьләр активлык күрсәтә.

Гошер итеп, елдагыча, яшелчәләрне дә, җиләк-җимешләрне дә бирергә мөмкин. Балдан да гошер чыгаралар. Бездә бигрәк тә бәрәңгедән өлеш чыгаручылар байтак, чөнки ул гомер-гомергә күп үстерелә.  Шулай ук кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма үстерүчеләр дә гошер бирә. Арада җиләк-җимештән кайнатма, компот әзерләп, яшелчәне тозлап, маринадлап өләшүчеләр дә бар икән. Равил хәзрәт әйтүенчә, болар да сәдакадан китә. Кайбер кеше гошер таратуны дин әһелләренә тапшырмыйча, мохтаҗларга үзе илтеп бирә. Аннан авыру яки аз керемле туганыңа да, күршеләргә дә, дусларга да өлеш чыгарырга рөхсәт ителә.

– Игътибар белән карасаң, тирә-юньдә сәдакага мохтаҗлар элек тә булды, хәзер дә бар. Аларга өлеш чыгарганнан малың кимеми, үзең фәкыйрьләнмисең. Башкаларның күңелен күрү – үзенә күрә тәрбия чарасы да, ул гаиләгә бәрәкәт киләчәк. Аллаһы Тәгалә шуның белән тәннәребезне авырудан, хәрәм ашаудан саклый, – ди Равил хәзрәт. – Ата-анасының гошер өләшүен күреп үскән балалар киләчәктә әлеге изге эшне дәвам итәчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова аңлатуынча, гошерне үзе тарата алмаучылар бу эшне нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фондына йөкли ала. Әлеге фондта меңнән артык гаилә исәптә тора. Алар – аз керемлеләр, авыру бала үстерүчеләр яки күпбалалы гаиләләр. Әлеге исемлеккә кермәгән, ләкин гошергә бик мохтаҗ өлкәннәр, инвалидлар да булырга мөмкин.

– Гошергә мохтаҗлар Пенсия фонды бүлегеннән айлык керемнәре хакындагы белешмә алып, хәйрия фондына (8843) 225-33-22) шалтыратып, үзләре турында хәбәр итә ала, – ди Айгөл Биктимерова.

Гошер тапшырырга теләүчеләр дә, шул номерны җыеп, китерү вакытын билгеләргә мөмкин. Гошер, башка еллардагы кебек, мохтаҗ кешенең диненә яки милләтенә карамастан, карт-карчыклар, авырулар яшәүче интернатларга, балалар йортларына, хосписка, мөселман уку йортлары шәкертләренә, Коръән-хафизларга барып ирешәчәк.

– Без беркемнән дә таләп итмибез, күңеле киң кеше аны үзе бирә. Мохтаҗларга, авыруларга, шәкертләргә аз булса да ярдәмем тисен, дигән изге нияттән башкара ул бу гамәлне. Моңа кадәр гошергә дип бирелгән уңышның берсен дә әрәм-шәрәм итмичә, ияләренә тапшыра килдек. Сорап килүчеләрнең берсен дә кире бормадык. Быел да шулай булачак. Һәрбарчабызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын! – ди Равил хәзрәт.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*