tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада мәдәни-тарихи марафон узды
Уфада мәдәни-тарихи марафон узды

Уфада мәдәни-тарихи марафон узды

16 сентябрь көнне, Уфада “Интернациональ Җиңү” төбәкара мәдәни-тарихи марафоны узды. Хәрби дан музеенда марафонны, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте белән берлектә, Уфа “Нур” татар дәүләт театры һәм Татар мәдәни-тарихи үзәге – Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты филиалы дәвам итте.

Оештыручылар Русия халыкларының һәм аерым шәхесләрнең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен мәңгеләштерүне, милләтара һәм төбәкара татулыкны һәм халыкның ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытуны, илнең героик үткәненә хөрмәт уятуны максат итеп куйды.

Чарада «Мәдәниятара партнерлык үзәге» иҗтимагый-мәдәни башлангычларны үстерү буенча оешма директоры Валентина Латыйпова, “Башкортстан халыклары ассамблеясе” төбәк иҗтимагый оешмасының рәис урынбасары Виктор Пчелинцев, “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Римма Үтәшева, “Кызыл таң” нәшрият йортының генераль директоры Фаил Фәтхетдинов, Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең татар язучылары бүлеге җитәкчесе Нурлан Ганиев, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Флүсә Назарголова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин чыгыш ясадылар.

Альфред Әмир улы үз чыгышында Бөек Ватан сугышында Башкортстан татарлары күрсәткән батырлыкларны әйтеп үтте, Даян Мурзин, Гази Заһитов кебек каһарманнарның музейларына игътибар арттыру мәсьәләсен күтәрде.

Бәйрәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистларының күркәм чыгышлары белән үрелеп барды.

Ахырда “Интернациональ Җиңү” марафонының Кубогын “Канаш” оешмасы рәисе Людмила Мурманскаяга тапшырылды. Эстафетаны чуваш халкы алды.

Гөлшат Сафина

Уфа

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*