tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы узачак
Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы узачак

Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы узачак

«Ел укытучысы» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы да уздырыла. Бу мәртәбәле бәйгедә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

Конкурсның зона этабы Татарстан Республикасының 45 муниципаль районыннан 50 конкурсант катнашында 2020 елның 24 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр 9 зонада үткәрелде.

Ә инде Татарстан Республикасының 15 муниципаль берәмлегеннән иң яхшы 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казан шәһәренең 175 нче һәм 180 нче гимназияләре базасында  16 нчы сентябрьдән  19 нчы сентябрьгә кадәр һөнәри осталыкта көч сынашалар.

belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*