tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсе китапханәсе татар китаплары белән тулыланды
Төмән өлкәсе китапханәсе татар китаплары белән тулыланды

Төмән өлкәсе китапханәсе татар китаплары белән тулыланды

Төмән өлкәсенең «Яшь буын» өлкә татар яшьләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов Винзили поселогында эшләп торучы Төмән муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәсенә Бөтендөнья татар Конгрессы тарафыннан җибәрелгән татар китапларын тапшырды.

Китапханә директоры Роза Фрунзиковна Арутюнян рәхмәтен белдереп: “Татар китапларга бездә ихтияҗ бик зур, алар бездә тузанланып ятмыйлар. Мәсәлән, соңгы вакытта Каскара, Ямбай, Муллаш авылы китапханәләреннән Мустай Кәрим, Муса Җәлил, Габдрахман Әбсәламов һәм җирле авторлар – Якуб Зәнкиев, Булат Сөләймановның әсәрләрен сорыйлар”, – диде. Шул арада китапханә хезмәткәрләре яңа китапларны укучыларына тәкъдим итеп, күргәзмә төзеделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*