tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиянең беренче лауреатлары билгеле
Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиянең беренче лауреатлары билгеле

Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиянең беренче лауреатлары билгеле

Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге китапханәсендә Шәүкәт Галиев премияләрен тапшырдылар. Тантанада Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучылар һәм шагыйрьләр Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева, Зимфира Исламова, Сирень Якупова, Флера Мәрданова, Лилия Фәттахова, Рәкит Әбдельмәнов һәм премиянең хәйриячесе Римма Идиятуллина бар иде.Шәүкәт Галиев исемендәге премия быел беренче тапкыр тапшырылды. Әлеге премиягә 2019 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән бер өлкән автор һәм кызыклы, әдәби яктан камил шигырь, хикәяләре газетада дөнья күргән дүрт укучы бала лаек дип табылды.

Ул лауреатлар – шагыйрь, язучы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр иясе Рәшит Бәшәр,Чаллының 41нче мәктәбе укучысы Роза Әмирова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова белән Инсаф Гатауллин һәм Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллин.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*