Татар мәдәнияте иң алга киткән шәһәр нинди, дигән сорауга һәркем, ике дә уйламыйча, «Казан» дип җавап бирәчәк. Тик соңгы елларда республиканың башка шәһәрләре дә милли мәдәни чаралар уздыруда активлашты. Мәсәлән, бу өлкәдә Чаллы тәҗрибәсе аеруча кызыклы. «Безнең максат – Казан булмаган теләсә кайсы шәһәрдә татар мәдәниятен үстереп булуын исбатлау», – ди Чаллыдагы Urbantatar оешмасы җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй.
Кем ул Гүзәл Әхмәтгәрәй?
Мин – Urbantatar берләшмәсенә нигез салучы. Үземнең белгечлегемне, сәләтемне, кызыксынуларымны кулланып, кешеләр белән төрле эшчәнлек алып барам. Мисал өчен, безнең берләшмә архитекторларга булыша – кешеләрнең ихтыяҗын белү өчен төрле тикшеренүләр ясый. Шул рәвешле без кешеләрне өйрәнәбез. Мин үземне, бәлки, тикшеренүче дип атар идем. Үземнең эшчәнлегемдә иң кыены – түбән инициативаларның һәм берләшмәләрнең күп булуы һәм нәкъ менә шәһәрдә бердәм стратегияның булмавы. Без һәрдаим ниндидер конфликтларга юлыгабыз, аларны хәл итүгә күп көч сарыф итәбез – бу яктан миңа күңелсез.
Нинди алар – Чаллы яшьләре?
Беренчедән, алар – яшьләр. Һәм теләсә кайсы яшь буын кебек үк тәҗрибәләргә ачык. Аларга һәрнәрсә тиз вакыт эчендә кирәк. Гомумән, Чаллыдан бик күп сәләтле кешеләр чыккан. Сез инде беләсез, шәһәрнең тарихы КаМАЗ төзелеше белән башланып киткән. Аннары, безнең энтузиастлар бульвары бар. Бөтен илдән килгән шул энтузиазм рухы Чаллы яшьләрендә аерымачык сизелә. Мин Чаллы яшьләрен башка шәһәрдә дә тиз таный алам. Алар бик туры сүзле, ачык, үз принципларына тугры – шундый булулары ошый да. Әмма без инде хәзер яшьләр белән генә эшлибез дип үзебезне чикләмибез. Кайчандыр яшьләр берләшмәсе булсак, хәзер үзебезгә бөтен кешене кабул итәбез. Urbantatar үсте. Аны яшьләр оешмасы дип кенә бәяләү дөрес булмас иде.
Мәдәният һәм урбанистика
Urbantatar ул үзебезне тикшерүдән башланган оешма. Шуңа күрә аңа башкалар тартылалар, татар проектлары арасында актуальлеге, заманчалыгы өчен аны якын итәләр дип уйлыйм. 2019 елда Чаллыда беренче татар чарасы уздырырга теләгән вакытта без берләшмәгә исем эзли башладык. Үзебезнең үзенчәлекне өйрәнгәннән соң, аны « шәһәр татарлары» дип билгеләдек. Һәм шулай итеп Urbantatar сүзе килеп чыкты. Логотибына игътибар итсәгез, анда « UT» дип язылган. Безгә бит бу концепция шундый хас! Берләшмәне татарчага « шәһәр татарлары» дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Әмма шунысы мөһим – безнең берләшмәне Чаллыда татарлык ягыннан гына түгел, ә урбанистика буенча беләләр. Ягъни, без шәһәрнең төрле мәсьәләрен яклап чыгабыз, төзү мәсьәләсенә «тыкшынабыз», кыскасы, һәрвакыт шәһәр мохите проблемаларын күтәрәбез. Урбанистика һәм мәдәният – безнең төп ике юнәлеш.
Ихтыяри проект
Urbantatar дигәч, беренче чиратта, ирек һәм төрлелек күз алдына килсә, мин бик бәхетле булыр идем. Чөнки без берләшмәдә кешене милләт, дин, җенес ягыннан бүлмибез – ничек бар шулай кабул итәбез. Татар булуыбыз кызыклы өйрәнү формасы гына. Urbantatar – әлегә бик ихтыяри проект, шуңа күрә аның киләчәге кызыклы дип саныйм. Әмма ул башка форматта булачак. Безнең чыгарылыш проекты ул – UT fest. Без аны узган ел ачык һавада Азатлыкта уздырган идек. Бер сүз белән әйткәндә ул – татар мәдәнияте фестивале. Чаллылыларны яңа татар мәдәнияте белән таныштыру, Казаннан нәрсәдер алып килү һәм, әлбәттә, Чаллыда татар продуктларын булдыру. Без моңа әкренләп ирешә киләбез. Безнең берләшмәнең ниндидер даими эшчәнлеге юк, әйткәнемчә, ул ихтыяри.
«Бетәбез, бетәбез…»
Безне артык заманча булуда гаеплиләр дип әйтмәс идем. Әмма берсендә «милләт бетә» дигән футболкалар чыгардык – безне тәнкыйтьләделәр. Ул вакытта яңа татар мәдәнияте вәкилләренә – Нурбәкләргә «Сез татар халкының мирасыннан, мәдәниятыннан хәбәрдар түгел», – дип бәйләнделәр. Һәм без шундый футболкалар чыгардык. Инкыйрази, бетү тематикасы татарларга, чыннан да, хас. Без ничектер «бетәбез, бетәбез» дип тәкрарларга мәҗбүр. Чөнки хәлләр мөшкел…Мәсәлән, мин үскән вакыттагы татар вазгыяте хәзергесеннән бик аерыла. Хәзер яшьләрнең бик азы гына татарча сөйләшә. Алар күбесе манкортлар. Ә инде татарлыгын таныганнары арасында телне белмичә, тирән мәгълүмат белмичә үскән яшьләр күп. Шуңа күрә бу проблемага игътибар итүне мөһим дип санадык.
Чыганак: idel-tat.ru