tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Заманча укыту турында сөйләштеләр
Заманча укыту турында сөйләштеләр

Заманча укыту турында сөйләштеләр

Төмән өлкәсенең Акъяр мәктәбендә узган татар теле укытучыларының семинарында заманча белем бирү технологияләре ярдәмендә укытуны тормышка ашыруга басым ясалды.

Тормыш гел үзгәрешләр таләп итә. Укытуда да яңача ысулларсыз үсеш бармый. Әбиләр дә оныклары белән русча сөйләшкән чорда татар телен һәм әдәбиятыннан төпле белем бирү аеруча авыр. Телебезне саклау бурычы торганда, укучыларда иң беренче туган телләренә кызыксыну уятырга кирәк. Татар телен укытуда укытучыдан һөнәри осталык, укытуда бүгенге көн технологияләрен актив кулланып эш итү сорала. Бу вакытта шундый семинарларның ярдәме бик зур.

Класстан тыш дәресне татар һәм рус телләре, физкультура, музыка укытучылары бергәләшеп әзерләгәннәр. 6 класс укучылары Габдулла Тукай шигырьләренә җырлар башкардылар, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәттеләр. Куар код аша кереп, Тукай музеена виртуаль сәяхәткә барып килделәр. Роза Казакеева һәм Клара Сәйфуллина җитәкчелегендә кызыклы дәрестә “Шүрәле”, “Су анасы”, “Бала белән күбәләк”не күрдек.

Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да сынатмадылар: тәрбияче апалары Гөлнара Рафикова өйрәткән җырларны җырладылар, оста итеп әкият күрсәттеләр.

Аннары кунаклар кәләпүш ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Анда да куар кодлар ярдәмгә килде. Чулпан Качаева куар код ярдәмендә интернетка кереп, оригами ысулы белән балаларның тиз генә кәләпүш ясап алуларын сөйләде. Шунда ук кәләпүш тарихы, аның төрләре, аның турында җырлар да табарга була. Заманча һәм кызыклы…

Шул ук заманча технологияләр турында Шыкча һәм Индрәй мәктәбе укытучылары Гүзәлия Муллачанова, Рузилә Исмәгыйлова үз тәҗрибәләре белән таныштырып доклад сөйләделәр.

-Бүген дәрескә таләпләр – заманча педагогик технологияләрне куллану. Хәзерге укучыны дәрестә гадәти, стандарт укыту ысулларын кулланып кызыксындырып булмый. Укытучыга күп нәрсәгә өйрәнергә, камилләшергә, яңа инновацион ысуллар, укыту алымнары эзләргә туры килә. Хәзерге шартларда укытучының укучыларга әзер белем бирмичән, белем алуга юл күрсәтүе, белем алырга өйрәтүе мөһим. Укытучы татар телен белмәгән балаларга татар телен өйрәткәндә бу аеруча әһәмиятле.

Минем тәҗрибәмдә укучыларның орфографик әзерлеген сүзлек диктантлары, сүзләрнең фонетик анализы, тикшеренү биремнәре, орфограммаларга комментарийлар бирү аша эшкәртү традициягә әверелде. Системалы эш укучыларга чыгарылыш имтиханында яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, – дип Гүзәлия Хәлил кызы берничә үзе актив куллана торган алымнар турында сөйләде.

-Үткәнне белмичә, аңа хөрмәт күрсәтмичә, ата-бабаларыбызның бөек мирасын саклап калмыйча, кеше рухи яктан бай була алмый, – дип башлады сүзен Рузилә Шәрифулла кызы. – Этномәдәни күренешләрне өйрәнү – этномәдәни белем бирүне үстерүгә ярдәм итүче кирәкле шарт. Этномәдәни белем бирүне үстерү өчен зур роль уку йортларына йөкләнгән. Чөнки алар милли һәм дөнья мәдәниятенең иң мөһим үткәргече булып торалар, – дип, этномәдәни юнәлештә дә замана технологияләренең актуаль булуын аңлатты һәм берничәсенә аерым тукталып үтте.

Аннары уку елына планнар турында фикер алыштылар. Червишево урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы Акъяр урта мәктәбе җитәкчесе Клара Әнвәр кызыннан мәктәп турында сораштык. “Акъяр мәктәбендә 160 укучы белем ала, 53 сабый мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәрдә тәрбияләнә. 4 милләт балалары дус, тату укыйлар, төрле чараларда актив катнашалар. Аларны үткәрүдә авыл катапханәсе, мәдәният йорты, мәчет, ветераннар советы, “Боевое братство” ветераннар иҗтимагый оешмасы, территориаль иҗтимагый үзидарә дә булышалар. Һәр айда нинди дә булса тәрбияви модуль буенча эшлибез.

Ил язмышы өчен гражданлык җаваплылыгын арттыру, балаларның һәм яшьләрнең Россия тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле хисләрен ныгыту, россиялеләрнең буыннар дәвамлылыгын тәэмин итү, шулай ук үз Ватанын яраткан, актив тормыш позициясенә ия гражданнарны тәрбияләү өчен хәзерге вакытта үткәрелә торган мәктәп чараларының күп өлеше Бөтенроссия, төбәк һәм муниципаль, хәрби-патриотик акцияләр эгидасы астында уза. Мәктәпнең бөтен коллективы (укучылар, ата-аналар, педагоглар) мондый чараларда һәм конкурсларда актив катнаша. Мәсәлән, «Билгесез солдат көне» хәтер сәгате, Ватан Геройлары Көне, «Ленинград блокадасы» хәтер сәгате, гражданлык һәм патриотик тәрбия айлыгы чаралары, хәрби җыеннар, «Җиңү тәрәзәләре», «Җиңү шәме» Бөтенроссия акцияләре һәм башкалар.

Мәктәптә шахмат юнәлеше үсеш ала. Мәктәп укучылары район, өлкә күләмендәге бәйгеләрдә катнашалар. Сафина Фуст, Ильмир Соловьев, Дамир Соловьев, Роберт Ихсанов гел алдынгылар арасында. Индира Сәйфуллина 2021-2022 уку елларында татар теле буенча 4 класс укучылары арасындагы өлкә олимпиадасында 1 урын яулады. Үткән уку елында Фәридә Асадуллина һәм Индира Сәйфуллина “Юниор” төбәк олимпиадасында призерлар булдылар”, – дип кайбер уңышларына тукталып үтте ул.

Мәктәптә коридорда музей почмагы да бар. Этномәдәни мәктәпләрдә җылы, дустанә мөнәсәбәт хөкем итә. Кунакларга эшне башлаганчы да, кайтыр алдыннан да чәй эчерү, тәмле милли ашлар белән сыйлау гадәте саклана. “Исәнмесез”, “яхшымысез” белән каршы алып, “саубулыгыз” дип мәктәп капкасына кадәр озаталар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*