Хабаровски мәчетендә татар хатын-кызлары өчен ифтар уздырганнар. Бу хакта Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Ифтар изге Коръән сүрәләре уку белән башланып киткән. Аннары догалар укыганнар, мөнәҗәтләр әйткәннәр.

Биредә татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак бизәү, чигү буенча осталык дәресе дә оештырылган.
“Кояш баткач, татар халкының милли ризыклары белән авыз ачк булды. Мәҗлес соңында күмәкләп дога кылдылар һәм өлкәннәр үгет-нәсыйхәт бирде”, диелгән әлеге хәбәрдә.