Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Хабаровск мәчетендә татар хатын-кызлары өчен ифтар узган
Хабаровск мәчетендә татар хатын-кызлары өчен ифтар узган

Хабаровск мәчетендә татар хатын-кызлары өчен ифтар узган

Хабаровски мәчетендә татар хатын-кызлары өчен ифтар уздырганнар. Бу хакта Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Ифтар изге Коръән сүрәләре уку белән башланып киткән. Аннары догалар укыганнар, мөнәҗәтләр әйткәннәр.

Бирегә килгән кунаклар өчен татар телендә кызыклы программа оештырганнар. Патриотик шигырьләр яңгыраган, уеннар, викториналар булган. Милли бизәкләр, чигүләр белән эшләнгән киемнәр күргәзмәсе, шулай ук китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Үз осталыкларын күрсәтүчеләргә бүләкләр тапшырылган.

Биредә татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак бизәү, чигү буенча осталык дәресе дә оештырылган.

“Кояш баткач, татар халкының милли ризыклары белән авыз ачк булды. Мәҗлес соңында күмәкләп дога кылдылар һәм өлкәннәр үгет-нәсыйхәт бирде”, диелгән әлеге хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*