Һәр гасыр, чор үз шәхесен тудыра. Затлы шәхесләр исә төбәк, җирлек горурлыгы. Түбән Каманың Каенлы авылында үз төбәге күренеклесе исемен мәңгеләштерүгә бәйле тарихи вакыйга булды. Җомга көнгә туры китереп, мәдәният йорты диварына XlX гасыр язучысы, дин галиме, мәшһүр мәгърифәтче, энциклопедик шәхес, халык табибы Таҗетдин Ялчыголга мемориаль истәлек тактасы куелды.
Изге гамәл башында авылның игелекле затлары Рафаил Хәбибуллин һәм Дамир Ахунов тора. Бу гамәлгә фикердәшләр, теләктәшлек итүчеләр булу ниятләрен башкарырга мөмкинлек бирә. Үз төбәге иҗтимагый- мәдәни тормышына өлеш кертеп, игелекле эш башында торучы Рафаил һәм Дамирлар күбрәк булса иде! Рафаил аганың үз ягы галим-голәмен зурлау шатлыгы йөзенә үк чыккты. Каенлылар матур гамәлләре белән Таҗетдин хәзрәтләренең Түбән Кама җирлеге өчен кадерле булуын күрсәтә. Милләт, халык мәнфәгатен алга сөргән шәхесне зурлаган затлар үзләренә дә хөрмәт күрсәтә түгелме?!
Бу очраклы түгел, Таҗетдин гомеренең җитлеккән, мәгънәле чорын Түбән Кама төбәгендә уздырган. Каенлы, Кызыл Чапчак авылларында өч дистә елдан артык яшәп (1792-1824) ул-кызлар үстергән, иҗат иткән, балаларга дин сабагы биргән, дин-исламга хезмәт иткән.
Тантаналы чара мәдәният йортында башланып, кунаклар Таҗетдин Ялчыголның күпкырлы эшчәнлеге буенча фикер алышты. Чарада район җитәкчелеге вәкиле, җирлек башлыгы, аксакаллар, җирле тарихчылар, Ялчыгол буыны дәвамчылары, кунаклар катнашты. Җитәкчелек кунакларны сәламләп, күренекле якташ Ялчыгол белән горурлануын әйтте. Шунысы игътибарга лаек, китапханәче Флера Гарипова берничә ел Таҗетдин Ялчыгол иҗатын укучыларга җиткерә, тантаналарны оста оештыра.
– Ялчыгол халык мәнфәгатен күздә тотып иҗат иткән. Аның әхлак тәрбиясе бирүче “Рисаләи Газизә” хезмәтенең
45 мәртәбә басылуы – Ялчыголның үлмәс әсәр язуына бер дәлил, – ди татар теле укытучысы Лилия Гарипова.
Шунысы игътибарга лаек, Ялчыгол иҗаты бүгенге көнгә дә аваздаш, актуаль. Чарада Ялчыголга кагылышлы риваятьләр, аның карамәт иясе булуы искә алынды.
-Таҗетдин Ялчыголны аз беләбез, тормышы серле, псевдонимнары күп булган. Катлаулы, каршылыклы чорда яшәгән Ялчыгол баш күтәрүләр, мөселманнарны эзәрлекләү, милләттәшләрне христианлаштыру чорында халыкны рухи, физик яктан тәрбияли, дәвалый, иманлы, белемле итәргә тырыша, – ди тарих укытучысы Рәсим Гарипов.
Четерекле чорда яшәгән Ялчыгол
биографиясендә ачыклыйсы урыннар шактый, язма мирасы тиешенчә барланмаган, өйрәнелмәгән.
-Ялчыгол Кызыл Чапчакта яшәгәндә “РисаләиГазизә” белән “Тәварихы Болгария” хезмәтләрен язган. Күренекле якташ буенча мәгълүматлар, аның язма хезмәтләрен табуда хәерле юллар ачылсын иде, – ди Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина.
Ялчыгол матур гаилә башлыгы булуы белән дә үрнәк, үзеннән соң ныклы иманлы буын калдырган. Нәсел дәвамчысы Гамир Таҗетдиновның ерак бабасы белән горурлану хисе көчле.
-Игелекле эш башында торучы каенлыларга, аның игелекле уллары Рафаил һәм Дамирга рәхмәтлебез. Гыйбрәтле язмышлы Таҗетдин Ялчыгол мирасы яшәргә, рухи кыйммәтләр тәрбияләүдә кулланылырга тиеш, – диде ул чыгышында.
Баксаң, Дамир Ахуновның Зәй районы Чыбыклы авылының затлы Габденасыйр Ахун затларына бәйләнеше бар икән.
-Мөсәббихә әбием – Ризаэддин Фәхреддин җәмәгате белән бертуган, икенче бертуганы Ялчыгол дәвамчысы җәмәгате булган, -ди Дамир Ахунов.
Затлы нәсел затлы нәсел инде, Ахун дәвамчысы гаиләсе белән игелекле эш-гамәлләр кыла.
Истәлек тактасы Коръән сүрәләре укып ачылды. Дивардагы мәрмәр такта әллә каян күренеп үзенә тартып тора. Кунаклар аннан күмәкләшеп мәчеттә жомга намазы укыды, Таҗетдин хәзрәт рухына дога кылды.
Каенлыларның Ялчыголның дини тәгълимати хезмәтләрен халык хәтеренә кайтару юлында булулары – муафыйкъ һәм кирәкле гамәл.
Рәзимә Кашапова.