tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тарихта без эзлебез» гаилә фестивале җиңүчеләре билгеләнде
«Тарихта без эзлебез» гаилә фестивале җиңүчеләре билгеләнде

«Тарихта без эзлебез» гаилә фестивале җиңүчеләре билгеләнде

Республикакүләм «Тарихта без эзлебез» фестиваленең быелгы җиңүчеләре билгеле. Беренче урынны Балтач районыннан Гаязовлар гаиләсе яулады. Алар 200 мең күләмендә приз белән бүләкләнде. Икенче урында – Менделеевск районыннан Кашаповлар, өченче урында – Тәтеш районыннан Тимариннар гаиләсе. Алар 170 мең һәм 150 мең күләмендә призга лаек булды.

Җиңүчеләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

«Бик матур бәйрәм. Бик зур хезмәт куелган. Тарихтан башка киләчегебез юк. Гаилә – ул төп байлыгыбыз. Мондый конкурслар бик кирәк. Катнашучыларга рәхмәт. Мондый матур гаиләләр безгә зур үрнәк. Шушындый гаиләләр белән без горурланабыз, алар безнең киләчәбегез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук, финалга чыккан тагын өч гаилә – Лаештан Артемьевлар, Чирмешәннән Кәримовлар, Казаннан Гиниятуллиннар махсус номинацияләрдә 100әр мең күләмендә акчалата призлар белән бүләкләнде.

  • «Тарихта без эзлебез» фестивале быел алтынчы тапкыр үткәрелде. Быел анда барлыгы 150 гаилә катнашкан. Аларның алтысы финалга үткән. Финалист гаиләләр сәхнәдә иҗади номерларын күрсәттеләр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*