tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РИИда Республикакүләм студентлар конференциясе ачылды
РИИда Республикакүләм студентлар конференциясе ачылды

РИИда Республикакүләм студентлар конференциясе ачылды

Зөлкагъдә аеның 15 нче көнендә (23 майда), Россия ислам институтында “Хәзерге Россия мөселман яшьләренең бердәмлекне саклауда һәм ватанпәрвәрлекне ныгытудагы роле” дип исемләнгән II Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Әлеге фәнни форумны Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды ярдәме белән Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты оештырды.

Чарада Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Болгар ислам академиясе, Казан дәүләт мәдәният институты, Уфа фәннәр һәм технологияләр университетының Бөре филиалы, шулай ук Татарстан мәдрәсәләре, Алабуга политехник көллияте вәкилләре һәм республика мәктәпләре укучылары – барлыгы 100 дән артык кеше катнаша.

Фәнни җыен изге Коръән аятьләрен укудан башланып китте. Аннан соң соң РИИ һәм КИУ ректоры, Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин, конференциядә катнашучыларны сәламләп, ул җитәкләгән уку йортларында мондый чараларның төрле атамалар белән 10 елдан артык оештырылуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, шәкертләргә, белем алу гына түгел, ә интеллектуаль яктан белем алу да мөһим.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү һәм үгет-нәсыйхәт сүзләрен Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары һәм «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин җиткерде. Үз чыгышында ул илебездә мөселманнар өчен барлык шартларның да өлкән буынның 30 еллык хезмәте нәтиҗәсендә булдырылганлыгын ассызыклап үтте. Ул яшьләрнең бу җаваплылыкны үз өстенә алырга сәләтле булу-булмавы турында сорау да бирде, чөнки хәзерге кыйммәтләр һәм яшьләр йөз тоткан  юнәлешләр алдагы буыннардан аерылып торырга да мөмкин. Смартфоннар һәм интернет кебек заманча технологияләр, шулай ук куллану культурасы кешеләрнең дөньяга карашына зур йогынты ясый. Мөфти урынбасары сүзләренчә, кайбер кешеләрнең мәдәният, тарих һәм дин өлкәсендә белемнәре җитеп бетмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә яшь буынга үз иле тарихын, гореф-гадәтләрен, дини мирасын һәм мәдәниятен өйрәтү мөһим. Әмма бу белемнәрне яшьләргә җиткерү генә түгел, аларны, вакыйгаларны дөрес итеп анализлап, шуннан нәтиҗәләр ясарга өйрәтергә дә кирәк. Мондый алым аларга үз иле белән горурланырга һәм үзен мәшһүр халкының бер өлеше итеп тоярга ярдәм итәчәк.

Конференциянең рәсми ачылышында шулай ук ТР Фәннәр академиясе президенты урынбасары Айнур Тимерханов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директорының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Искәндәр Ярмәкәев һәм һәм Академиянең Исламны өйрәнү үзәге директоры Ринат Патеев сәламләде.

Рәсми ачылыштан соң студентлар алты секциягә бүленеп эшли. Алар Фәнни җыен вакытында яшь галим-тикшеренүчеләр Россиядә ислам дин гыйлеме һәм теология; туган тел һәм әдәбият; мультиконфессиональ җирлектә чит телләр һәм мәдәниятләр; хәзерге җәмгыятьтә медиа һәм реклама белән бәйле процесслар: аларны өйрәнү алымнары, эволюция, перспективалар һ.б. хакында фикер алыша.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*