Кадерле гүзәл затларыбыз!
Язның тәүге бəйрəме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас телəклəребезне кабул итегез!
Безнең яшәешебезне, тормышыбызны хатын-кыздан башка күз алдына да китереп булмый. Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз тудыра. Хәзерге заманда хатын-кызларыбыз барлык һөнәрләрне үз итеп өлгергән оста белгечләр дә, гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сез – шəфкатьлелек, тугрылык, рухи һəм əхлакый чисталыкның, җир йөзендə булган барлык яхшылыкның җанлы гəүдəлəнеше.8 март бəйрəме чəчəклəр һəм шат елмаюлар, сезгə багышланган соклану хислəре белəн бизəлгəн. Саф күңелегез, мəхəббəтегез, тормышыбызны нурлырак итəргə тырышуыгыз өчен рəхмəт сезгə.
Кадерле әниләребез, әбиләрәребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, коллегаларыбыз Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел күтəренкелеге, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!
Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев