tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Игорь Фәрхетдинов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Игорь Фәрхетдинов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Игорь Фәрхетдинов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ерак Көнчыгыштагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән Сахалин өлкәсенең элеккеге губернаторы Игорь Фәрхетдинов истәлегенә куелган мемориаль ташка чәчәк бәйләмнәре салды. Игорь Фәрхетдинов 1995–2003 елларда Сахалин өлкәсе губернаторы булып эшли. Аның тамырлары Татарстанның Балтач районына барып тоташа.

Искәртеп узабыз, Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Южно-Сахалинск шәһәрендә эшлекле сәфәрдә иде. Биредә аның катнашында бер төркем чаралар уздырылды. Шул исәптән, Татар халкының үсеш стратегиясе Ерак Көнчыгышта яшәгән милләттәшләребезгә тәкъдим ителде. Кичә шулай ук Милли Шура рәисе Южно-Сахалинск мәчетендә дә булды. Иман йорты имам-хатыйбы Җамал хәзрәт Гарифуллин кунакларга мәчетне күрсәтте һәм биредә алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Бүген Васил Шәйхразиев эш сәфәрен йомгаклап, Казанга юл алды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*