21 февраль – Халыкара Туган тел көне уңаеннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы Россия регионнарында һәм чит илләрдә узачак чаралар буенча дайджест әзерләде.
?Башкортостан Республикасы, Уфа: 21 февраль, “Ихлас” мәчетендә язучылар белән чара узачак. 24 февраль – Татар халкының үсеш стратегиясе буенча җыелыш.
?Карачаево-Черкессия Республикасы, Черкесск: Татарча көн. Бер сүз дә русча әйтмәскә
?Коми Республикасы, Ухта: Ретро-вечеринка (2 март)
?Краснодар өлкәсе, Краснодар: “Татар теленең киләчәге” темасына багышланган түгәрәк өстәл (16:00). Анкетирование, дискуссия, Краснодар шәһәрендә һәм Кубань буенча татар телен саклау буенча идеяләрне туплау
?Мордовия Республикасы, Саранск: “Ислам- татарская идентичность и наследие предков” чарасын уздыру
?Мәскәү:
– Яшьләр советы дискуссия һәм земләчечтво студентлары арасында Муса Җәлил шигырләрен уку буенча социаль челтәрләрдә акция уздыралар
– Туган тел көненә багышланган “Туган телем – дөньяга ачкыч” семинары
?Мәскәү өлкәсе: “Tatar Speaking Club” (21 февраль, 19:30)
?Омск өлкәсе, Омск:
– Омск өлкәсенең татар яшьләре союзы “Туган телнең киләчәге” темасына дискуссия
– “Заман” үзәге “Татар теленең киләчәге” темасына дискуссия
?Пенза өлкәсе, Пенза: “Татар теленең киләчәге” темасына түгәрәк өстәл
?Санкт-Петербург: Балалар үзәге өчен кашыкларны милли орнаментта бизәү
?Чиләбе өлкәсе, Чиләбе: Ачык дәресләр
?Казахстан:
– Татар теле дәресе
– Түгәрәк өстәл
?Төркия: Уен форматында татар телендә сөйләшү (2 март)
?Австралия: Австралия татар мәктәбендә ачык дәрес