tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстан галимнәре: Ш. Мәрҗани-татар тарихының атасы
Үзбәкстан галимнәре: Ш. Мәрҗани-татар тарихының атасы

Үзбәкстан галимнәре: Ш. Мәрҗани-татар тарихының атасы

Түгәрәк өстәл янында Татарстан һәм Үзбәкстан галимнәре чыгыш ясады. “Бохара мирасы” фәнни-тикшеренү үзәге директоры Роберт Алмаев Ш. Мәрҗанинең Үзбәкстанда белем алган чорына туктала. Шунысы игътибарга лаек, татарның күренекле шәхесе биредә белем алып кына калмый, шулай ук укыту эше белән дә шөгыльләнә. Роберт Алмаев Мәрҗани-татар тарихының атасы, дип белдерде. Аның исемен мәңгеләштерү буенча шундый зур эшләр башкарылган өчен рәхмәтен дә җиткерә.

Г. Ибраһимов исемендәге институтның язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров Ш. Мәрҗани фондында галимнең шактый хезмәтләре, хатлары саклануы хакында сөйләде. Шулай ук биредә аның шәхси китапханәсендә булган басмаларның кайберләре булуы хакында да әйтә.

Ш. Мәрҗани 30дан артык дини һәм фәнни хезмәтләр авторы, дип үз бәясен бирде Г. Ибраһимов исемендәге институтның язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Азат Ахунов.

-Татарның күренекле шәхесе үз хезмәтләренең 99 процентын гарәп телендә язган. Аның эшләре әле бүген дә өйрәнелеп бетмәгән. Без аның буенча даими шөгыльләнәбез. Язмалар арасында үзбәк халкы өчен дә кирәкле фактлар булырга мөмкин. Ш. Мәрҗанинең һәр хезмәте безнең өчен бик кадерле.

Үзбәкстан галиме, тарих фәннәре кандидаты Бобур Номозов та үз чыгышында күренекле шәхескә югары бәя бирә. Ул Ш. Мәрҗани идеяләренең Урта Азия мәгърифәтчеләренә дә уңай тәэсир итүе хакында ассызыклады.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ” Мәрҗани- күпкырлы шәхес,”- диде.

-Ул күңел түрендә булган һәр фикерен үз хезмәтләренә язып, безгә калдырган. Бу татар халкының бәяләп бетергесез мирасы. Мәрҗани укыган, эшләгән урыннарга безнең милләт балалары һәрвакыт сәяхәт кылып, ул урыннарны яңартып, саклап торырга тиеш.

Ш. Мәрҗани безне берләштерә, диде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев. 

– Ул-безнең тарих, ул-безнең горурлык. Аның үрнәгендә киләчәкне тәрбияләргә тиешбез. Бу эш дәвамлы булыр дип уйлыйм.  Без Ш. Мәрҗанине һәрдаим искә алырга, хезмәтләрен башкаларга да җиткерергә тиеш. Бу-безнең бурыч.

Васил Шәйхразиев үзенең чыгышы ахырында, түгәрәк өстәл янында очрашуны оештырырга ярдәм иткән өчен Бохара хакимиятенә, Татарстан, Үзбәкстан галимнәренә зур рәхмәтен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*