tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкчан язучы
Халыкчан язучы

Халыкчан язучы

Танылган язучы, җиде китап авторы Зифа Кадырова “Өмет” газетасы редакциясе чакыруы буенча Ульяновскига килде. Халыкчан язучы белән очрашулар 17 нче милли китапханәдә һәм Чардаклы район библиотекасында үтте.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Зифа Кадырова “Өмет” укучыларына күптәннән таныш. Бүген әлеге язучының җиде китабы кулдан-кулга күчеп йөри. Башкортстанның “Нур” халык театры һәм Әлмәт, Буа театрлары биш әсәрен сәхнәләштергәннәр. “Язмыш сынавы” повесте буенча “Сөмбел” кинофильмы төшерелгән. Менә шундый күпкырлы талант иясе ул.

Зифа Кадырова башта Чардаклы татарлары белән очрашты. Бу очраклы гына түгел бит. Узган елда район китапханәсе директоры Венера Залялетдинова тырышлыгы аркасында татар авыллары библиотекалары шушы авторның китаплары белән тулыландырылды.

“Зифа ханымның китаплары иң күп укыла. Алар хәтта китап киштәләренә куелып та тормый, кулдан-кулга йөриләр. Быел рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен районның барлык китапханәләренә дә кайтарту максаты куябыз”,- ди Венера Ривкать кызы.

Ульяновскиның 17 нче китапханәсенә дә халык залны шыгрым тутырып килгән иде. Алар Зифа Кадырованың китапларын күпләп сатып алдылар, автордан култамгалар куйдырдылар һәм язучы белән якыннан танышу ниятеннән күпсанлы сорауларын яудырдылар. Сезнең китапларны укырга тотынгач, ахырына җитмичә туктап булмый, диде милләттәшләребез.

Әдәби кичәне “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов башлап җибәрде һәм ерак юлны якын итеп килгән каләм остасының иҗатына соклануын белдерде.

“Зифа Кадырова әдәбият дөньясына язгы ташкын сыман килеп керде. Интернет шаукымы өстенлек иткән заманда халыкта кулына китап алып уку теләге уяткан язучы бары мактау сүзләренә лаек. Сез һәркемгә таныш хис-тойгыларны гади тел белән тасвирлап, халык күңеленә үтеп кердегез”,- диде редакторыбыз һәм “Өмет” укучылары исеменнән газетаның даими авторына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Өлкә татар язучылар берләшмәсе рәисе Шәфикъ Иматдинов, Заволжье районы татар автономиясе җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов һәм китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина Зифа ханымның иҗатына югары бәя биреп, аны халыкчан язучы дип атадылар.

“Өмет” газетасының җаваплы секретаре Рузия Хәлимова редакциянең Зифа Кадырова белән күптәннән хезмәттәшлек итүе турында сөйләде.

“Дүрт ел элек Зифа ханым белән шәһәребезнең төрле почмакларында очрашулар үткәргән идек. Яраткан язучыбызга федераль Сабантуйның китап ярминкәсендә катнашырга да насыйп булды. Шуннан соң каләм остасының яңа китаплары дөнья күрде. Газета укучыларыбыз соравы буенча талантлы дустыбыз кабат бездә кунакта”,- диде Рузия ханым.

Ә Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина үзешчән татар театрларының төбәкара фестивале хакында бәян итте. Киләчәктә Зифа ханым әсәрләре буенча куелган спектакльләрне дә семберлеләргә күрергә насыйп булсын иде, дип теләген җиткерде.

Танылган гармунчы Иркәм Хәйретдинов кичәдә катнашучыларны үз таланты белән сөендерде – тальянда өздереп уйнады. Ә “Урама” ансамбле моңлы җырлары белән шатландырды.

Башкортстанның Учалы районы Ахун авылы чишмә суларын эчеп үскән Зифа Кадырова иҗатта гына түгел, сүзгә дә оста икән. Ул ике сәгать эчендә халыкны тормыш юлы белән таныштырды һәм сорауларга җавап бирде.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, төзелештә эшләп йөргән көннәрендә, 48 яшендә Зифа ханым кулына каләм ала һәм күңел түрендә йөрткән хис-тойгыларын кәгазь битенә төшерә.

“Үзем дә аңлап бетерми торган көч мине язарга, иҗат итәргә этәрде. Төннәр буе язып утыра идем. Соңлап, хәзер генә аңладым – Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән бүләге бит бу. Бер-бер артлы китапларым дөнья күрә башлагач, укучылар алдында җаваплы булуымны тойдым. Алар геройларның язмышы белән кызыксына. Укучыны алдарга ярамый. Ә укучыларга бик рәхмәтлемен. Алар укымаса, бүтән язмас идем. Әсәрләремдә әллә нинди проблемалар күтәрмим. Күңелем ничек куша, шулай язам. Гаилә, мәхәббәт, әхлак темасы – беренче урында.

Тормыш барышында күпне күрергә, төрле сынаулар аша узарга туры килде. Озак вакыт яман шешкә каршы көрәштем. Савыктым дигәндә генә, авариядә имгәнеп, янә табиблар кулына барып эләктем. 54 яшендә ирем үлеп китте. Өр-яңа ике катлы дача өем янды. Шунда яшәп ята идем… Берничә китапка дип туплаган кулъязмаларым да янып юкка чыкты.

Үземне дини яктан белемле дип санамыйм. Иҗатымда әлеге темага тирән кереп китмәскә тырышам, сакчыл карыйм. Шуңа да карамас-тан, мәчет-мәдрәсәләргә очрашуларга чакыралар. Дин әһелләренең, китапларыгызны яратып укыйбыз, вәгазьләрдә кулланабыз, алар кешеләрне тәрбияли, күпләргә дөрес юлга басарга ярдәм итә, дип әйтүләре шатландыра”,- дип сөйләде Зифа ханым.

Зифа Кадырова “Губернаторский” мәдәният сараена Татарстан сәнгать осталары концертына килгән тамашачы белән дә рәхәтләнеп аралашты.

Шәрәфле кунак – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Зифа ханымның китаплары белән танышты. Ул җыентыкларны кулына алып, исеме белән тышлыкның бизәләше тәңгәл килүенә игътибар итте. Өлкән буын вәкилләре өчен уңайлы шрифт булуын искәртте.

“Китапларыгызны халык яратып укый, димәк, татар әдәбиятында үз урыныгыз бар. Китап уку традициясен яшьләргә тапшырып калдыруда өлешегез бихисап”,- диде конгресс җитәкчесе.

Ул хәзер каләм тибрәтүчеләрнең күплегенә ишарә итеп, мәзәк тә сөйләп алды: “Бер язучыдан, нинди китаплар укыганың бар, дип сорагач, я же не читатель, а писатель, дип җавап биргән, ди”. Язучыларга караганда, китап укучылар күбрәк булсын иде шул.

Китап сатып алучылар арасында төрле буын вәкилләре һәм төрле һөнәр ияләре бар иде. Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова Зифа ханым иҗатын үз итә икән. Авторның култамгасы белән дүрт китап алды. Иске Кулаткы районының танылган фермеры – карбыз үстерү остасы Илдар Аввясовның китап укырга бер дә вакыты юктыр дип уйлаган идем. Һәм бик нык ялгышканмын. Якыннарымны 8 март бәйрәмендә рухи бүләк белән шатландырыйм әле, дип ул ун китап алып сокландырды. Афәрин, Илдар! “Урама” фольклор ансамбле солисты Әлфия ханымның күпләп китап алуы да үрнәк булырлык. Туган көнемә зур бүләк бу, дип сөенде ул.

Халыкчан язучы һәм рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Сембер җирендә кабат очрашулар теләп, халыкчан язучыны Саба районында узачак очрашуга озатып калдык.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*