tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Университетка мөселман китаплары
Университетка мөселман китаплары

Университетка мөселман китаплары

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Новгород университетының ректорына “Мәдинә” нәшрияте китапларын
уку йортына бүләк итү турындагы сертификат тапшырды

Уку йортының җитәкчесе Юрий Боровиков белән очрашу алдыннан профессор Мөхетдинов Ярослав Мудрый исемендәге университетта лекция укыды.
Ул Россиядәге Исламның тарихы һәм бүгенгесенә багышланды.

Мөгаллимнәр һәм студентларга мөфти Равил Гайнетдиннең сәламен тапшырганнан соң, Дамир Вәисович чыгышының төп өлешендә Россия территориясендә Исламның урнашуы, Хәзәр каганатының күтәрелеше турында сөйләде,
Дагыстан җирләренә Исламның VII гасырда ук килүен, ә хәзерге Россиядәге иң борынгы мәчет Дербенттагы Җомга мәчете икәнлеген искәртте.
Дамир Мөхетдинов Идел буе Болгар дәүләтендә Исламның рәсми кабул ителүенә аерым басым ясады һәм аның Европада Исламны дәүләт дине буларак кабул иткән беренче дәүләт булуын ассызыклады. Әлеге вакыйганың 1100 еллыгы Россиядә 2022 елда дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелде.
Шуннан соң теология докторы Алтын Урда турында, анда Үзбәк хан вакытында Ислам диненең рәсмиләштерелүен сөйләде.

Профеесорның лекциясе “Мәдинә” нәшриятенең шәхси коллекциясендәге иллюстрацияләр белән баетылды. Аларда VII гасырдан башлап, төрле чорларның географик карталары, мәчетләр, мөселман хакимнәре акчалары, танылган рәссамнарның картиналары һ.б. тәкъдим ителде.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*