tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәр татар карарга тиешле 5 СПЕКТАКЛЬ
Һәр татар карарга тиешле 5 СПЕКТАКЛЬ

Һәр татар карарга тиешле 5 СПЕКТАКЛЬ

Әлбәттә, татар театры яралганнан бирле куелган спектакльләрне алсак, аларны безнең кыска исемлеккә сыйдырып бетереп  булмас иде. Шуңа күрә соңгы елларны алдык һәм төрле театр репертуарларына күз салдык. Әлбәттә, бу – безнең караш. Вакытыгызны файдалы үткәрүдә ярдәмебез тия икән, без бик шат.

  1. Кара чикмән” (Георг Хугаев, Фәрит Бикчәнтәев) Кешелеклелек һәм тугрылык турында уйлану. https://www.youtube.com/watch?v=O-eM54vpnPY
  2. Әлдермештән Әлмәндәр” (Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов) Яшәү һәм үлем, мәңгелек кыйммәтләр турында уйланасыгыз, татарның җор телен, нечкә юморын, хәйләкәрлеген татып карыйсыгыз килсә, бу спектакль сезнең өчен. https://www.youtube.com/watch?v=UXfg6Mkqhqo
  3. “Ахырзаман” (Чыңгыз Айтматов, Дамир Сираҗиев). Бусы инде Чыңгыз Айтматов әсәренең дөньяда иң беренче сәхнәләштерелүе. Режиссер Дамир Сираҗиев,шушы куелыштан, соң татар эксперименталь театры символына әверелә. 1987 елда, үзгәртеп кору чорына аяк басканда, бу спектакль совет системасына гына түгел, театр традицияләренә, тамашачы гадәтләренә каршы чыгу булып кабул ителә… https://www.youtube.com/watch?v=CFhZe9H8pjY
  4. Тинчурин театры хәзинәләреннән “Ай булмаса, йолдыз бар” (Туфан Миңнуллин, Рәшит Заһидуллин) спектаклен тәкъдим итәбез. https://www.youtube.com/watch?v=nkCYSJYJD0o
  5. Алмачуар. ( Г. Ибраһимов әсәре буенча Фәнәвил Галиев инсценировкасы, режиссеры Ренат Әюпов) Кариев театрының әлеге спектакле балалар белән карар өчен тәкъдим итәбез. https://youtu.be/HJ-mueBcrHM

Кызганыч, соңгы елларның күп кенә спектакльләре әлегә интернетка куелмаган. Без,  һичшиксез, сезгә  Туфан Имаметдиновның “Тынлыкта гына урын бар”  әсәрен (Әлмәт), Илгиз Зәйнинең “Әлфия”сен (“Әкият” курчак театры), “Әлиф” берләшмәсенең “Әлиф” спектаклен тәкъдим итәр идек. Ә сез бу исемлекне ничек дәвам итәр идегез?

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*