tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Окопчы кыз
Мәрзия Габдрахмановага 95 яшь тулган көн. Балалары янәшәсендә.
Мәрзия Габдрахмановага 95 яшь тулган көн. Балалары янәшәсендә.

Окопчы кыз

Сугыш чоры балалары… Алар күргән нужа, газапны кәгазь битенә генә язып бетереп булмыйдыр. Шулай да…

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга җыенганда, без аларны барларга, бер мәлгә булса да, ул елларны күз алдына китерергә тырыштык. Юк, бу өлкәннәр өчен генә түгел, бу, иң беренче чиратта, безнең үзебез өчен мөһим.

Алар кичергән фаҗига шәүләсендә бүгенге тормышыбызның кадерен белү, шөкер итү өчен кирәк…

 

1941 елның 22 июнь таңы тыныч кына яшәп яткан һәр гаиләнең тормышын астын өскә китерә. Ирләре фронтка китү сәбәпле, хатын-кызлар тормыш дилбегәсен үз кулына ала. Бала-чага да тик кенә утырмый, әби-бабай, әниләре тирәсендә кайнаша. Ә үсмерләргә исә аерым таләп куела – дәүләт заказын үтәү. Шундый заказның берсе – окоп казу. Бөек Ватан сугышы тарихына күз салсак, 1941–1942 еллар аеруча зур югалтулар белән истә кала. Советлар Союзы сугышка әзер булмый. Фронтта корал җитешмәсә, тылда хәтта көрәк, лом кебек эш коралларына кытлык була. Шулай да төркем-төркем яшьләрне окоп казырга җибәрәләр… Шул көннәрнең шаһиты булган Мәрзия Габдрахманова белән очрашып, аның хатирәләрен тыңладык.

«УЛЫМНЫ ЮГАЛТТЫМ…»

Мәрзия апа Апас районының Түбән Барыш авылында туган. Бүген район үзәгендә, ветераннар өчен төзелгән йортта ялгызы яши. 96 яшен тутырса да, сәламәтлеге, акылы сокланырлык. Мәрхүм тормыш иптәше Габделхәй ага белән 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ни кызганыч, Апаста яшәүче улы күптән түгел вафат булган икән.

– Бала хәсрәте бик яман икән. Илнат улым үлгәннән соң, бик нык бетерештем, – диде ана кеше.

Мәрзия апаның бер бүлмәле фатиры якты. Тәрәзә төбендә гөлләр шаулап чәчәк атып утыра.

– Гомер буе үз өе белән яшәп өйрәнгән кешене, картлык көндә туган авылын ташлап, күпкатлы фатирда яшәргә нәрсә этәрде? – дим.

– Фатир бирделәр дә, күчендем инде. Миңа Апас чит як түгел бит, Түбән Барышта торганда эш буенча ике көннең берендә монда идем. Сырхауханә, кибетләр – барысы да якын гына. Авылдан күченү авыр булмады…

Хәер, Мәрзия апа Түбән Барышын ташламаган, еш кайтып йөри икән. Төп йортта улы белән килене калган.

– Үземне үзем йөрткәндә, була әле, кызым, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем сүзен. – Монда рәхәт, якты, икенче кат, әйбәт этаж туры килде. Күптән түгел шифаханәдә ял иткән идем, кызлар кайтып, яңа обойлар ябыштырганнар. Миңа сюр приз  ясаганнар. Әле дә ярый күп бала алып кайтканбыз, дим… Илнат улым көн саен диярлек килеп хәлемне белә иде. Кисәк кенә үлеп китте шул. Рәхмәт, балалар ташламый, кызлар да кайтып йөри, Апастагы килен дә еш килә.

Мәрзия апаны Апас кешеләре дә үз иткән инде, күпләр белә аны. Коръән ашларына чакыралар. (Намазда ул). Без барында: «Ак әбиебез ул», – дип, күршеләре Зөһрә кереп чыкты. Ризык пешерсәләр дә иң беренче күрше әбиләренә алып керәләр икән.

ПЛАН БУЕНЧА ЯШӘҮ

Мәрзия апа күмәкләшү чорыннан башланган вакыйгаларны, фаҗигаләрне хәтерли. Колхозлар оешканда аңа җиде яшь була. Әти­әнисе белән җыелышка ияреп барганын аеруча кызык итеп искә алды:

– Районнан кешеләр килгән иде. Әти белән әни, башкаларга ияреп, җыелышка барды. Юлда хатын­кызлар ирләренә акыл өйрәтә: «Җирләрне алсалар да, атларны бирмибез диегез!» Тик районнан килгән вәкил бик оста сөйләүче булып чыкты: «Хатын­кызларның эше бермәбер җиңеләячәк, тегү машиналары кайтачак. Күмәк хезмәт булганда, дәүләт ярдәме белән иген уңышын да арттырырга мөмкинлек туачак…», – диде. Шулай итеп, әтәчләнеп барган ир­атлар, хатын­кызлар, барысына да риза булып, җыелыштан таралышты…

Район вәкиле рәхәт тормыш вәгъдә итсә дә, алай сөйләгәнчә рәхәт булып чыкмый. Үз көнен үзенчә күргән халыкка зур­зур планнар куялар. Яңа власть хәтта балалар турында да онытмый.

– Сигез тулганда укырга кердем, шул елны басуга да чыгардылар, – диде Мәрзия апа. – Мәктәптән соң көн саен биш бала, берәр капчык башак җыеп, кохозга тапшырырга тиеш идек. Тагын әле безнең бурыч – җитен, ясмык йолку да. Бер көн эшләгән өчен ярты кило ипи бирделәр. Әниләрнең исә эше тагын да тыгыз иде – ай яктысы белән басуга чыктылар. Бригадир төнлә белән: «Фәлән звено китте инде, әйдәгез, – дип, урам тәрәзәләрен кагып йөрде. Без, бала­чагалар, өйдә калабыз, сыер савып, көтү куабыз. Кояш чыкканда әниләр эшләп арган була инде.

Алар гаиләдә ике кыз үскәннәр. Мәрзия апа – 1923 елгы, аңа кадәр дөньяга килгән ике ир туганы үлгән. «Шундый авыр заманда – ачлыктан соң тугансыз икән», – дидем, шул елларга басым ясап әңгәмәдәшемә.

– 1921 елгы ачлыкта урамда ике генә гаилә – без һәм сатучылар гаиләсе калган. Калганнар җыелышып Себергә киткән. Каршыда сукыр бер карчык яшәгән, күршеләр аны да ашаткан. Әти белән әни, киткән кешеләрнең бакчаларыннан алабутаны җыеп, сугып, шуны тирмәндә тарттырганнар. Әти аннан соң алабута онын Чувашиягә алып барып, ак онга алыштырып кайткан. Әни: «Атагыз егет булды, нинди авыр елда да ачлык күрмәдек», – дия иде. Әти безнең бик тырыш кеше иде, күмер яндырып та саткан.

ДҮРТ СӘГАТЬ ВАКЫТ

Мәрзия Габдрахманова Бөек Ватан сугышы башланган көнне бик яхшы хәтерли. 1941 елның 22 июнен буй җиткән кыз Апаста каршы ала.

– Ул заманда, бәби табуга, хатынкызларны эшкә чыгаралар иде, – диде Мәрзия апа. – Апа бәби тапкач, аның урынына эшкә мин киттем. Без, алты хатын­кызны, бер атнага дип Апаска – юл ясарга җибәрделәр. Хәтерлим, бик матур кояшлы көн. Без яшәгән йорт хуҗасының ун яшьлек малае яныбызга йөгереп килде: «Авылда Сабантуй таралган, сугыш башланган!» – диде. Ул да түгел, халык ыгы­зыгы килә башлады. Шул көнне кичке унбергә хәтле атка, машиналарга төялгән ир­атларны сугышка озаттык. Халык елаша, уфтана… Чури­Бураштан Миңсылу исемле бер хатынның өзгәләнүе әле дә күз алдымда тора: иренең кулына ябышкан, җибәрми. Үкерә­үкерә елый, көчкә каерып алдылар үзен. Янында бер кечкенә кызы бар, ул да ачыргаланып елый…

Апаска юл эшләренә җибәрелгән кызлар анда көзгә хәтле эшли – көрәк белән дамба өяләр. Туган авылларына аларны сентябрь башында – иген җыюда булышу өчен алып кайталар. Һәм буй җиткән кызлар октябрь башына кадәр ындырдан кайтып керми.

– Һич онытмыйм, бер яңгырлы көндә, уч төбе хәтле кәгазь тотып, өйгә авыл советы председателе килде, –  дип, истәлекләре белән бүлешүен дәвам итте Мәрзия апа. – «Җыеныгыз, сезгә дүрт сәгать вакыт. Апаска окоп казырга барасыз», – диде. Һәм кулга теге язуын бирде. Укып карасам, исемлек икән: үзең белән запас киемнәр, кружка, кипкән ипи, башка кирәк-яраклар алырга дип язылган. Окоп казырга баручылар арасында илле сигез яшьлек әти дә бар. Авыру әнине ялгызын калдырып, авылның дүрт кызы, әти, тагын бер үсмер күрше малае белән Апаска чыгып киттек. Анда безне бер сәләмә генә йортка керттеләр. Иртән чыгып китәбез, кич кайтабыз. Кызлар, җыйнаулашып, идәндә йоклыйбыз. Юрган, мендәр ише әйбер юк инде, өскә кигән кәчтүмнәрне аска салабыз. Әти белән күрше малае сәкедә ята. Йорт хуҗасы, тәтә – мич башында, килене кечкенә баласы белән почмакта йоклый. Көзге яңгырлар, пычрак, аяклар юешләнә.  Кигән киемне киптерергә, юарга мөмкинлек юк. Җир казып кайткач, үзебез белән алып килгән бәрәңгене пешереп ашыйбыз да, бөрешеп, йокларга ятабыз.

Тарихтан, аерым истәлекләрдән беләбез: Апаска окоп казырга күрше районнардан да килгәннәр. Аларны бригадаларга җыйганнар. Гадәттә бер төркемдә 24 хатын-кыз булган.

– Окопны өч метр тирәнлектә казырга кирәк иде, – диде Мәрзия апа. – Бер бригадага ике лом бирәләр, аның белән алмаш-тилмәш эшлисең, калганнар көрәк белән балчыкны алып тора. Ул елны көз җылы килгәндер, дип уйлыйм, чөнки кәчтүмнәрне салып эшләгәнебез истә калган.

Сугыш чоры балаларының кайсы белән сөйләшсәң дә, бет кыйссасын искә алмый калмыйлар. Окопчы кызлар да ул «җан ияләре» талаудан нык интегә. Окоп казырга килгәч, ике ай юынмый алар.

– Сез бит чит җирдә түгел, үз районыгызда эшләгәнсез. Мунча ягу өчен күп кирәкми, утын белән су юк идеме? Бер дә булмаса, туган авылыгызга кайтып булгандыр, – дидем, аптырап.

– И, нинди мунча ягу, ди… Беренчедән, без яшәгән йортта мунча юк иде. Икенчедән, су ташырлык түгел, өйгә кайтып егылырлык та көч калмый иде. Ә авылга ничек кайтасың. Анда бит армиядәге кебек: тиешле вакытында торасың, эшкә барасың, кайтасың…

«ФРОНТКА ҖИБӘРЕГЕЗ!»

Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, бет өстенә корчаңгы афәте килә. Төне буе кашынып ятып, кызларның тәннәре бозыла. Окоп казучыларны Тәтешкә җибәрәләр икән, дигән хәбәрне ишеткәч, Түбән Барышның дүрт кызы район военкоматына китә: «Без үз теләгебез белән фронка китәбез», – диләр. Тик бетле, корчаңгылы кызларны военкоматта кире боралар. Дүртесен бергә Апас район сырхауханәсенә җибәрәләр. «Бер атналап хәл алгач, яңадан килерсез», – диләр.

– Сырхауханәдә безнең тәнне зәһәр исле дарулар белән майладылар, – диде Мәрзия апа. – Ул елашабыз, өстәвенә үтереп ашыйсы килә. Атналар буе көнгә өч кешегә бер ипи ашап йөреп, хәлсезләнгән идек. Шәфкать туташы безгә әчкелт эремчек ашатты, кайнар чәй эчертте. Шулай итеп төнне үткәрдек. Иртән, врачлар килгәнче, сырхауханәдән чыгып качтык. «Авылга, әниләр янына кайтасы килә», – дигәч, санитарка ишекне ачып чыгарды. Менә шулай, өч ай михнәт күргәннән соң, туган нигезгә кайтып егылдык.

Тик кайтып озак та үтми, кызларны урман кисәргә җибәрәләр. Ә фронтка китү теләге тормышка ашмый кала. «Фронтка кеше җитә, ә монда эшләргә кеше юк»,– диләр аларга.

Урман кисүче кызларга да план куялар – һәрберсенә биш кубометр агач егарга. Әлбәттә, арада ир-атлар да эшли, гадәттә алар фронка бармаган, яки сугышта яраланып кайткан кешеләр була. Шулай берничә ай урманда эшләгәннән соң, кызлар янә туган авылларына кайталар.

– Чури-Бураш авылында тракторчылар курсы ачылган икән, дигәч, мин шунда киттем, – ди Мәрзия апа. – Колхоз җитәкчесеннән рөхсәт алдым. Ул башта җибәрергә теләмәгән иде, аннары риза булды тагын. Колхозда эшләргә кеше юк иде бит. Тракторга бүтәннәр кебек өч ай укымадым, мин килгәндә курслар башланган иде. Ай ярымнан укуны тәмамладык. Теорияне алдыра алмадым, ә менә практиканы бишлегә тапшырдым. Алга, артка таба йөртүем дә дөрес иде, тракторны сүтеп җыя да белдем. Ирләрчә нык холкым, үткенлегем бар иде. Техникадан бер дә куркып тормадым. Трактор йөртү таныклыгын алуга, мине Апас районының Шонгаты авылына эшкә җибәрделәр. Зур «колесный» трактор бирделәр. Гадәттә төнге сменада эшләдем, чөнки әнине карарга кирәк иде. Әти көндез эштә булды, шулай чиратлаштырдык. Менә хәзер уйлап утырам: бер ялгызым – кырда, ничек курыкмадым икән? Бер якта – Үләмә елгасы, икенче якта – кап-кара урман. Батыр булганмын инде, ай-һай…

P.S. Чынлап та, батыр булган Мәрзия апа. Хәер, әле хәзер дә теле-телгә йокмый аның. Менә шул үткенлеге, батырлыгы аңа бүген дә көч бирә. Озын гомер телим ак әбигә. Балалар хәсрәте күрергә язмасын бүтән…

Автор: Руфия Фазылова / protatarstan.ru
Фото: Александр Ефремов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*