tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар авылы” конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү тәмам
“Татар авылы” конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү тәмам

“Татар авылы” конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү тәмам

Хөрмәтле милләттәшләр! Бөтендөнья татр конрессы сайты, “Татарлар” газетасы оештырган “Татар авылы” конкурсы бу көннәрдә безне дөнья күләмендә барган күңелсез вакыйгалардан арындырып, киләчәккә матур хыяллар, өметләр белән күңелебезне җылытып торды. Шулай бит. Без, оештыручылар, сезнең авылдашларыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз, дус-иш, танышларыгызның чын күңелдән ничек итеп сезнең өчен тавыш бирүен күзәтеп тордык. Ярыш көннән-көн кызды. Шуңа күрә тавыш бирү вакытын да озайттык. Конкурс эшләре арасында меңләгән тавыш җыючлар булды.

Ләкин һәр нәрсәнең башы һәм ахыры булган кебек, конкурсны да төгәлләргә вакыт җитте.  15 нче апрельдә көндезге сәгать 10 да тавыш бирү тукталды. Без аның нәтиҗәләре буенча, тавышларны карап чыгып, урыннар билгеләячәкбез. Вәгъдә ителгәнчә, Гран-прины оештыручылар үзләре сайлый. Һәр номинация буенча өч урын билгеләнәчәк. Беренче урын алган авылларга барып, “Халкым минем” программасы тапшыру төшерә.

Әлбәттә, бу күңелле мизгелләр барысы да бераз соңрак, илдә короновирусны җиңгәч булачак. Күпкә түзгәнне, азга түзик. Соңгы нәтиҗәләрне ясап, җиңүчеләр исемнәрен без якын көннәрдә хәбәр итәрбез. Барыгызга да актив булганыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Оештыру комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*