Өйдә утыруны дәвам итәбез. Рухи үсешне кайгыртыр өчен иң кулай вакыт. Бүген без сезгә, безнең карашка һәр татар укырга тиешле дип тоелган ун китап исемлеген төзедек. Ул, әлбәттә, субъектив исемлек. Сез аны дәвам итә яки авторларны алмаштыра аласыз.
1. Габдулла Тукай. Һәр татарның өстәл китабы. Иҗатын тулаем чагылдырган алты томлыгы бар. 2013 елда Татарстан китап нәшрияте “Актык тамчы яшь” дигән шигырьләр җыентыгын чыгарды. Анда Тукайның иң яхшы шигъри үрнәкләре хронологик тәртиптә бирелгән. Еллар узган саен, аның шигырьләре тагын да көчлерәк, аһәңлерәк яңгырый, килешәсезме?
2. Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” тарихи драмасы. Тарихыбызның фаҗигале сәхифәсен онытырга хакыбыз юк. Бу көннәрдә “Зөләйха”ны хәтердә яңарту өчен сәбәпләр җитәрлек… Сүз уңаеннан, tatkniga.ru сайтында “Ике йөз елдан соң соң инкыйраз” китабын сатып алып була. Китапка проза һәм сәхнә әсәрләре туплап бирелгән.
3. Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы – тарихи әсәрләрне яратучыларга. Әлеге роман 2018 елда кабат басылды. Әсәрдә яңа эрага кадәр III гасырда хәзерге Монголия, Төньяк Кытай территорияләрендә яшәгән борынгы төрки кабиләләрнең тормышы, күрше халыклар белән катлаулы мөнәсәбәтләре тасвирлана.
4. Галимҗан Ибраһимов “Казакъ кызы” романы. Татар теленең бөтен байлыгы, эчке аһәңе шушы әсәрдә чагыла.
5 Адлер Тимергалин. Фантастика яратучыларга “Ерак планетада”, “Кабул булсын теләгәгең” әсәрләрен тәкъдим итәбез.
6. Марат Кәбировның “Китап” романы да фантастика сөючеләргә ошар. Анда хәзерге хәлләргә дә җавап бар. Китапны maratkabirov.com сайтында таба аласыз. Сүз уңаеннан, язучы үзизоляция чорында ташламалар игълан иткән. Хәзер кайбер әсәрләрне хәтта 20 сумга алып була…
7. Мөхәммәт Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”. Сугыш чоры балалары турында нечкә психологик әсәр.
8. Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясе. Халык анасы, милләтнең киләчәге турында уйлану.
9. Туфан Миңнуллинның “Утырып уйлар уйладым” җыентыгы тормыш фәлсәфәсен үз итүчеләргә. Биредә бик күп сорауларга җавап бар.
10. Ркаил Зәйдулланың “Ташка ордым башны” проза әсәрләре тупланмасы. Монда – кырыс чынбарлык, гади кеше гаме, халкыбызның катлаулы язмышы.