tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрының онлайн спектакльләренә 2200дән артык кеше билет алган
Камал театрының онлайн спектакльләренә 2200дән артык  кеше билет алган

Камал театрының онлайн спектакльләренә 2200дән артык кеше билет алган

2 апрельдә Камал театры 114 сезон репертуарындагы спектакльләренең трансляциясе сезонын ачты. Без һәр тамашачыны исәпкә алдык – 10 көн эчендә 2200дән артык билет алынган 150 000 сум акча жыелган. Иң юмарт тамашачы 3000 сум түләгән. Әлегә иң популяр спектакль – «Мәхәббәт FM». Әлеге тамашаның трансляциясенә 700дән артык кеше билет алган.

Спектакльләрнең трансляциясе Татарстан тамашачыларында зур кызыксыну уятты – безгә социаль челтәрләр аша йөзләгән яхшы фикерләр җиткерделәр. “Шунысы да мөһим, онлайн спектакльләребезне Республикабыздан читтә яшәүчеләр дә яратып карый. Трансляциягә билетларны чит илләрдән – Финляндия, Бельгия, Германия, Төркия һәм Нидерландта яшәүче тамашачыларыбыз, ә Россия буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгород өлкәсе, Чувашия Республикасында яшәүчеләр алган,”- дип хәбәр итәләр театрдан.

“Әлеге проект үсешенә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Читтән дә без сезнең җылыгызны тоябыз! Сезнең ярдәм белән Республикабызда уникаль проектларны тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлеге туа. Иң юмарт тамашачыларны карантин үткәннән соң бонуслар көтә”, –  диде Камал театры директоры Илфир Якупов.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*