tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан коронавируска каршы көрәштә әйдәп барган төбәк дип аталды
Татарстан коронавируска каршы көрәштә әйдәп барган төбәк дип аталды

Татарстан коронавируска каршы көрәштә әйдәп барган төбәк дип аталды

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) мәгълүматлары буенча, Татарстан коронавируска каршы уңышлы көрәш алып барган төбәкләр арасында икенче урында.

Исемлеккә түбәндәге төбәкләр кергән:

1. Мәскәү

2. Татарстан

3. Төмән өлкәсе

4. Самара өлкәсе

5. Мәскәү өлкәсе

6. Чиләбе өлкәсе

7. Байкал арты крае

8. Новгород өлкәсе

9. Саха (Якутия) республикасы

10. Ханты-Мансий автономияле округы.

АПЭК чит илләрдән кайтучыларга мәҗбүри карантин, смс-пропусклар, авыр хәлдәге гаиләләрдәге балаларга ярдәм, ашыгыч ярдәм машиналарын ягулык белән «Татнефть”нең тәэмин итүе, үз-үзеңне изоляцияләү, предприятиеләрдәге эшне чикләү, бизнеска ярдәм кебек чараларны югары бәяләгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*