Хәрбиләр гаиләләренә ярдәм
Түбән Новгород өлкәсендә Сергачның Ключево мәдәният йортында бүгенге вазгыятьтә мөһим чара булып үтте – округ администрациясе башлыгы һәм Ватан сугышчылары гаиләләре өлкә комитеты җитәкчеләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты. Хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары һәм туганнары комитет җитәкчесе Инна Наумовага, җирле үзидарә башлыгы Олег Радаевка, өлкә үзәгеннән килгән юридик һәм социаль хезмәтләр белгечләренә борчыган сорауларын бирә алды.
Чарада шулай ук Ватан сакчыларының гаиләләренә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче төбәкнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, шул исәптән Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Единство и сплочение” фонды җитәкчесе Рамил Надюков һәм “Жить вместе” бердәмлек һәм татулык милләтара берлеге проекты рәисе Ринат Үмәров та катнашты. Барысы да хәрбиләрнең якыннарына булышырга әзерлеген белдерде һәм махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр өчен башкарыла торган гамәлләре турында сөйләде, килгән хөрмәтле кунакларга бүләкләр таратты.
Гаиләләрнең кәефләрен күтәрү максаты белән кечкенә генә концерт программасы да әзерләнгән иде. Патриотик җырлар белән баянчы-виртуоз, камкалы якташыбыз Дамир Фәйсханов һәм Кече Рбишчадан яшь башкаручы Илдус Харрясов чыгыш ясады. Аларга хәрби хәрәкәтләр ветераны, отставкадагы полковник, газетабызның “Ел кешесе- 2022” премиясе иясе Таһир Мөхәммәтов та кушылды.
Бу көнне шушы мәдәният йорты базасында гуманитар ярдәм җыю пункты ачылу турында да игълан ителде.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы