tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм
Хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм

Хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм

Хәрбиләр гаиләләренә ярдәм

Түбән Новгород өлкәсендә Сергачның Ключево мәдәният йортында бүгенге вазгыятьтә мөһим чара булып үтте – округ администраци­ясе башлыгы һәм Ватан сугыш­чылары гаиләләре өлкә коми­теты җитәкчеләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты. Хәрбиләрнең әти-әниләре, ха­тыннары һәм туганнары коми­тет җитәкчесе Инна Наумовага, җирле үзидарә башлыгы Олег Радаевка, өлкә үзәгеннән килгән юридик һәм социаль хезмәтләр белгечләренә борчыган сорау­ларын бирә алды.

Чарада шулай ук Ватан сакчыларының гаиләләренә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче төбәкнең иҗтимагый оешма­лары вәкилләре, шул исәптән Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни авто­номиясе рәисе, “Единство и сплочение” фонды җитәкчесе Рамил Надюков һәм “Жить вме­сте” бердәмлек һәм татулык милләтара берлеге проекты рәисе Ринат Үмәров та катнашты. Барысы да хәрбиләрнең якын­нарына булышырга әзерлеген белдерде һәм махсус хәрби операциядә катнашу­чы ир-егетләр өчен башкарыла торган гамәлләре ту­рында сөйләде, килгән хөрмәтле кунакларга бүләкләр таратты.

Гаиләләрнең кәефләрен күтәрү максаты белән кечкенә генә кон­церт программасы да әзерләнгән иде. Патриотик җырлар белән баянчы-виртуоз, камкалы якта­шыбыз Дамир Фәйсханов һәм Кече Рбишчадан яшь башкару­чы Илдус Харрясов чыгыш яса­ды. Аларга хәрби хәрәкәтләр ветераны, отставкадагы полковник, газетабызның “Ел кешесе- 2022” премиясе иясе Таһир Мөхәммәтов та кушылды.

Бу көнне шушы мәдәният йор­ты базасында гуманитар ярдәм җыю пункты ачылу турында да игълан ителде.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*