Җәйге каникуллар вакытында балаларның ялын дөрес һәм файдалы итеп оештыру максаты белән ел саен Түбән Новгород өлкәсенең барлык татар авыллары мәчетләре каршында диярлек мөселман балалары һәм яшүсмерләре өчен дини укулар оештырыла. Һәм күбесе очракта алар “Шәкертләр бәйрәме” яисә “Кече сабантуй”лар белән тәмамлана. Шунда балалар актив катнашып, ай дәвамында алган белемнәрен, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне белүләрен практик рәвештә үзләштерә. Моннан дистә елга якын элек Сафаҗай авылында узган “Шәкертләр бәйрәме” чарасында Анды мәчетендә дини белем үзләштергән балалар да катнашты. Нәкъ шунда без аларның остазлары Ринат хәзрәт һәм Гүзәлия ханым ЯКУПОВЛАР белән беренче тапкыр очрашып танышкан идек.
Дини сабак
Бүгенге язмабызның төп геройлары итеп нәкъ менә аларны сайлавыбыз юкка түгел – 1994 елдан башлап, алар Анды мәчете каршында авылда яшәүче һәм шәһәрдән ялга кайткан балалар өчен дини укулар оештыруны матур бер традициягә кертеп җибәрде. Агымдагы елда да шушы изге гамәлгә тугры калып, якынча җиде дистә балага дингә ышанычларын, ислам кануннары буенча яшәргә теләкләрен арттыру, аларның әхлагын үстерү һәм динебез турындагы белемнәрен киңәйтү максаты белән ислам сабаклары бирде.
– Иман йортында оештырылган укуларда бала ислам дөньясында яши, үзе кебек үк дин буенча яшәүче яшьтәшләре белән таныша, төрле лекцияләр һәм дәресләр аша Аллаһы Тәгалә, динебез турындагы белемнәрен тагын да камилләштерә ала.
Дәресләрне без Россия һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте идарәләре тарафыннан расланган махсус программалар ярдәмендә алып барабыз. Балаларга ислам нигезләрен, гарәп телен, намаз кагыйдәләрен, хадисләр өйрәтәбез, шулай ук мораль-әхлакый кыйммәтләрне, олыларга ихтирам күрсәтү, әти- әниләрне хөрмәтләү, алар белән дөрес итеп аралашу мөһимлеген җиткерергә тырышабыз.
Аллаһыга шөкер, дини сабак алырга теләүчеләр саны елдан- ел арта. Балалар дәресләргә бик теләп йөри, бар нечкәлекләрне үзләштерергә омтыла. Иң кече укучыларыбыз 5 яшендә, – дип сүз башлады хөрмәтле мөгаллимнәр үз эшчәнлекләре белән таныштырып. Ә төрле елларда аларның кул астында дини белем алган укучыларының килеп хәл-әхвәлләр сорашулары һәм балачактагы шушы күңелле вакытлары, хак динебезгә якынайтулары өчен рәхмәт әйтүләре – остазлар өчен иң зур бәя һәм горурлык.
Нәсел җебе
Ринат хәзрәт чыгышы белән Анды авылыннан булса да, моннан күп еллар элек язмышын зур шәһәр белән бәйли.
– Мин авылның күпләргә яхшы таныш булган “Акбулат” нәселеннән. Танылган крайны өйрәнүчеләр ярдәмендә 12 буын нәсел шәҗәрәсен ачыклап, биредә безнең ата- бабаларыбыз, аларның бала-оныклары булган безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез яшәгәнен өйрәндек.
Шәхсән мин Шафиулла һәм Афифә Якуповларның гаиләсендә 12 баланың төпчеге булып дөньяга килгәнмен. Әтиебез Бөек Ватан сугышы катнашучысы, Курск дугасындагы барган бәрелешләрдә снайпер булганын беләм. Сугышны ул беренче көненнән башлап, ахырына кадәр уза, өйгә бер кулы яралы кайта. Озакламый әниебез белән гаилә корып җибәрәләр, – дип нәсел-ыругы белән таныштыра башлады Ринат әфәнде.
Бер-бер артлы туган балалары Якуповларның сөенече, куанычы була. Өч сабыйлары төрле сәбәпләр белән яшьли дөньядан китә. Төпчек Ринатка өч яшь чагында гаилә башлыгы Шафиулла да бу фани дөньяны ташлый. Бар авырлык, йорт- җирне алып бару, тугыз баланы аяк өскә бастыру Афифә җилкәсенә ята.
– Безгә тиешле тәрбия-белем биргән кадерле әниебезгә бик рәхмәтлемен. Авырлыклар алдында сынмады-сыгылмады. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән барысын да җиңеп чыга алды – йорт та салды, хуҗалык та булдырды, безне дә кешелекле итеп тәрбияләде. Аның, әтиебезнең, вафат булган туганнарыбызның урыннарын Аллаһы Тәгалә оҗмах бакчаларыннан әйләсен иде. Амин, – дип хатирәләрен яңартты гаилә башлыгы. Бүгенгә алар дүрт ир һәм ике кыз туган дөньяда.
Изге юлга басу
– Үземне дингә этәрүче, бу изге юлга өндәүче дип Аллаһы Тәгалә бер Үзе дип әйтер идем. Дөрес, әтием Коръән, хәтем-догалар укучы булган. Бер вакыт өй чарлаганда гарәп телендә иске Коръән китабы таптым. Аны кулга алып: “Сөбханалла, шушы китапта нәрсә язылганын укып чыгасы иде”, – дип әйтүем бүгенгедәй исемдә. Ул чакта мин 13-14 яшьләр тирәсендә булганмындыр. Шуннан башлап, Аллаһының әмере белән күңелемдә гарәп телен өйрәнү теләге сеңеп калды. Урта белемне мин Мәскәүдә инде алдым, чөнки күрше Богородск мәктәбендә соңгы классларда укыганда, кинәттән әнием үлеп китте һәм мин бүтән укырга бармадым, – ди Ринат әфәнде.
Төркмәнстанда ике ел Ватан каршындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, балачактагы хыялын тормышка ашыру максаты белән башкаланың Җәмигъ мәчетенә килә, намазга баса. Соңрак, юллама буенча Африканың көнчыгышында урнашкан Судан дәүләт гарәп институтына керә. Берүк вакытта Казан шәһәренең бүгенге «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәчетендә укулар алып барган Гүзәлия исемле кыз да юллама буенча шунда ук белем алырга килә. Яшьләр танышып, дуслашып китә.
– Әйе, хатынны мин Африкадан алып кайттым, – ди шаяртып әңгәмәдәшем. – Институтны тәмамлап, ике ел дәвамында Мисырда урнашкан дөньядагы иң борынгы, шул ук вакытта иң абруйлы “Әл-Азһәр” дини мөселман университетында бик файдалы белем алдык. Россиягә кайтып, беренче итеп Казанга бардык, Гүзәлиянең якыннары ризалыгын алып, никах мәҗлесе уздырдык һәм Аллаһы каршында ир белән хатын буларак, Мәскәүгә бергә кайттык. Биредә чит ил дипломнарын кабул итмиләр. Шулай итеп, Мәскәү ислам университетын да уңышлы тәмамладык, – ди ул.
Бүгенгесе
Бүгенге көндә Якуповлар гаиләсе Мәскәүдән 50 чакрым ераклыкта урнашкан Яхрома поселогында матур гомер кичерә. Ринат әфәнде 20 ел инде “Адам” мәчете имам-хатибы булып тора. Һәр җомга намазына өч йөздән артык кеше мәчеткә килә. Яхромадан тыш, ерак түгел урнашкан Дмитров, Долгопрудное шәһәрләреннән дә килүчеләр байтак икән. Гүзәлия ханым Мәскәү Җәмигъ мәдрәсәсендә белем бирә.
Менә якынча егерме ел инде “МөслимГрупп” компаниясе Россия мөфтиләр Советы карары нигезендә изге җирләргә хаҗ кылуны оештыра. Шушы вакыт эчендә дистә мең мөселман уңышлы итеп хаҗ һәм умра кылган. Бу юнәлеш бүген дә уңышлы тормышка ашырыла, ә Ринат хәзрәт белән Гүзәлия ханым әлеге төркемнәрне җитәкләп баручылар сафында.
– Быел якынча 70 кеше хаҗ кылды. Ир-атларны Ринат хәзрәт, хатын-кызларны мин җитәкләп бардым. Төркемнәр составына кергән төрле милләт кешеләре белән эш итәргә туры килә. Дөреслек хакында әйтәм – нижгарлылар белән эшләү, аралашу иң күңелле һәм җиңел. Алар әйткәнне эшли, китеп-югалып йөрми. Шунысы кызганыч, бүгенге көндә мәчетләребезгә дә бит татарлардан күбрәк башка милләт вәкилләре йөри башлады, аеруча чыгышлары белән Кавказ һәм Азия илләреннән булганнар.
Иң мөһиме – телебезне саклау. Тел югалса, милләт югала. Аллаһыга шөкер, бүген телебезне саклаучы авылда яшәгән әби-бабайларыбыз бар. “Туган як” газетасы да бу юнәлештә бәяләп бетергесез эш башкара. Шуңа да барча халыкка аңа язылырга, укырга, бала-оныкларына өйрәтергә өндәр идем. Бергә һәм бердәм булганда гына телебез дә, милләтебез дә яшәр, – ди Гүзәлия ханым.
Тәрбия нигезе
Якуповлар гаиләсе үзләренең кешелекле, ярдәмчел булулары белән дә башкаларга үрнәк. Балаларын ислам кануннарыннан тайпылмыйча, шәхес буларак тәрбияләргә тырышалар. Әхмәт, Ибраһим һәм Мәрьям әти-әниләре үрнәгендә тырыш, тәртипле булып үсә.
– Олыбыз Әхмәткә 19 яшь, әһлакый егет. Динебезне хөрмәт итеп, барлык шәригать кануннарын үтәп, биш тапкыр намаз укып, уразасын тотып, хәмерне хәләлдән аерып яшәсә дә, бүгенгә тормышын “Нефтегаз” юнәлеше белән бәйләде. Кече яшьтән спорт белән шөгыльләнде, каратэны үз итте. Ибраһим 9 класс укучысы, ул да спортчы. Минем эшемне дәвам итүчем булыр дип өметләнәм. Мәрьямыбыз 7 класста, ул атлар спорты белән шөгыльләнә, бик яратып инглиз телен өйрәнә, әнисе кебек дин буенча мөгаллимә булырга хыяллана, – ди ата кеше мәхәббәт җимешләре белән горурланып.
– Балаларны тәрбияләгәндә тиешлечә җитди дә, йомшак та булырга тырышабыз. Алар яшьтәшләре белән аралашып, уйнап үсә.
Тәрбия бирүнең нигезе – туган проблеманы бала белән уртага салып сөйләшү, аның уңай һәм тискәре якларын билгеләү, монысы аеруча берәр мисал китереп аңлатуда отышлы.
Аллаһыга мең шөкер, балаларыбыз тәүфыйклы, инсафлы, тәртипле. Аларның киләчәкләре дә бүгенгедәй матур, якты булсын иде. Иң мөһиме – Аллаһыбызны якын итеп, изге юлдан тайпылмыйча, тыелганнардан тыелып яшәсеннәр иде, – дип теләк теләде ана кеше.
Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә, ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра, дигән картлар. Якуповлар гаиләсе нәкъ менә шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп алган һәм яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, динебезне хөрмәт итеп, телебезне саклап, тирә- юньдәгеләргә үрнәк булып бүгенге көндә бик матур тормыш кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк, ә Ринат хәзрәт белән Гүзәлия ханымның икесенә дә хас бу сыйфатлар.
Күптән түгел Якуповлар Андыда яңа йортка нигез сала башлаганнар. Балалары бу тормышта үз урыннарын табып, җәмгыять өчен кирәкле шәхесләр итеп танылгач, туган якларга күченергә хыялланалар.
Без аларның гаиләсен тоташтырган җепләрнең нык булуын, бәхет, шатлыклар, әле күп еллар менә шулай бер-берсенә терәк булып, балаларының кадер хөрмәтен тоеп, матур яшәүләрен, сәламәтлек һәм иминлекләр телибез.
Румия ХАМЗИНА.
Автор фотосы.
“Туган як” газетасы