tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада «Җәйге китап фестивале» узачак
Түбән Камада «Җәйге китап фестивале» узачак

Түбән Камада «Җәйге китап фестивале» узачак

30, 31 август көннәрендә Лемаев мәйданында беренче тапкыр «Смена» заманча мәдәният үзәге оештырган «Җәйге китап фестивале» узачак.

Әлеге матур чара «СИБУР» компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә оештырыла.

Фестивальнең төп вакыйгасы — «Җәлил» театр комплексы каршындагы мәйданда китап ярминкәсе. Биредә Россиянең 30 дан артык нәшрияты үзләрендә бастырылган китапларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук, бу ике көндә кунаклар һәм түбәнкамалылар өчен «Смена» оештырган «китап почмагы» эшләячәк.

Фестиваль кысаларында яңа китапларны тәкъдим итү, төрле темага лекцияләр, фәнни, мәдәният һәм сәнгать, экология, мода һәм биюти-сфера турында фикер алышулар узачак.

Балалар өчен әзерләнгән гаилә программасы кысаларында нәшриятлар һәм иллюстраторлар төрле яшьтәге балалар өчен осталык дәресләре үткәрәчәк. Алар рәсемнәр иҗат итеп, үзләренең кечкенә китапларын ясый алачак.

Төп блокларның берсе — «Безнең арада химия — Между нами химия» исеме астында узачак. Аның кысаларында галимнәр химия фәненең дөнья төзелешендәге әһәмияте хакында сөйләячәкләр. Шунда ук балалар китапларын тәкъдим итәчәкләр.

Фестивальдә «Шәһәр модераторлары» программасында «Кама буендагы шәһәр: киләчәктә Түбән Кама нинди булырга мөмкин» дигән темага фикер алышу үткәрелә. Биредә экспертлар һәм килгән кунаклар шәһәребезнең бүгенгесе һәм киләчәктә үсеше, шәһәр тормышына сәнәгать зонасының һәм предпрятиеләрнең тәэсире турында фикер алышачак.

Локаль һәм сәнәгать туризмы турында фикер алышуда Түбән Каманың туристлар өчен мөмкинлекләре турында да тәкъдимнәр булыр, дип көтелә.

Сәнгать резиденциясендә рәссамнар шәһәр пейзажы эскизларын төрле формаларда ясау буенча осталык дәресләре уздырачак. Катнашучылар басма техникасы белән танышачаклар, аның ярдәмендә нинди эффектлар алырга, экспериментлар ясарга мөмкинлеген беләчәкләр.

Фестивальдә сәнгать яратучылар өчен, театр программасы да каралган, «Түбән Кама җирле халык күзлегеннән» дип аталган белем бирү лабораториясе; Түбән Кама музейлары, китапханәләре, китап кибетләре һәм башка мәдәният проектлары хезмәткәрләре өчен Мәдәни менеджмент һөнәри мәктәбе дә булачак.

Фестивальгә керү ирекле.

Чыганак: nkamsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*