tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш мөхтәсибәтендә “Шәкертләр бәйгесе” үтте
Мамадыш мөхтәсибәтендә “Шәкертләр бәйгесе” үтте

Мамадыш мөхтәсибәтендә “Шәкертләр бәйгесе” үтте

24нче августта Мамадыш мөхтәсибәтендә “Шәкертләр бәйгесе” дип исемләнгән районкүләм чара узды. Балаларга әхлак тәрбиясе бирүгә багышланган чара быел бишенче тапкыр оештырылды.

Әлеге чарага Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, күрше районнардан имам-хәзрәтләр чакырылган иде.

Ел дәвамында мәхәлләләрдә әхлак дәресләрен укытуга йомгак ясау, мөгаллимнәр эшенә нәтиҗә чыгаруга оештырылган чарада Мамадыш шәһәре һәм районы шәкертләре үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Бәйгедә Мамадыш районы һәм шәһәре мәчетләреннән 6 команда (барлыгы 60 бала) көч сынашты. Катнашучылар үз командалары, девизлары белән таныштырырга, викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирергә, Коръән укырга, дин нигезләрен, мөселман гореф-гадәтләрен дөрес итеп үтәп күрсәтергә тиеш булдылар. Конкурс кысаларында күрсәтелгән гореф-гадәтләр темалары командаларга алдан бирелде. Егетләр һәм кызлар Рамазан аенда ураза тоту тәртибен, гошер сәдакасы тарату, хаҗ кылу, никах үткәрү, җомга көне гамәлләре, яңа туган сабый хөрмәтенә үткәрелүче бәйрәм турында сөйләп үттеләр.

“Шәкертләр бәйгесе”ндә беренче урынны “Рәхимле” мәчете шәкертләре яуласа, икенче һәм өченче урыннарны “Изге нур” һәм Түбән Ушма авылы мәчетләре шәкертләре бүлеште.

Бәйгегә йомгак ясалгач “Яшьлек” скверында җәмәгать белән өйлә намазы укылды, чарада катнашучылар һәм килгән кунаклар корбан итеннән әзерләнгән төшке аштан авыз иттеләр.

“Шәкертләр бәйгесе” дип исемләнгән районкүләм чара Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Мамадыш мәдрәсәсе һәм Әхмәт Ясәви мәчетенең 15 еллыгы, Урта Сон һәм Норма авыллары мәчетләренең 20 еллык юбилейларына багышлап уздырылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*