tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәйкәлләрне яңарталар
Һәйкәлләрне яңарталар

Һәйкәлләрне яңарталар

Чардаклы районы Абдулла авылында Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларына һәйкәлне яңартканнар.

“Алга” авыл хуҗалыгы производство кооперативы рәисе Самат Насыров һәйкәлне реконструкцияләү инициативасы белән чыга. Җитәкченең тәкъдиме авыл халкында яклау таба. Самат Солтан улы һәйкәлне яңарту эшләренә акча бүлеп бирү белән генә чикләнмичә, кирәкле подрядчыларны таба һәм эшнең барышын контрольдә тота. Реконструкцияләү эшләре нәтиҗәсендә, обелиск тулысынча яңартыла, һәлак булган авылдашларының исемнәре белән яңа стела барлыкка килә, шулай ук мәйданчыкка декоративлы плитка җәяләр.

“Обелисклар һәм һәйкәлләр – ул Туган илебез, Ватаныбыз азатлыгы хакына яу кырында башларын салган якташларыбыз турында истәлек. Аларны карап, тәртиптә тоту – безнең изге бурычыбыз. Болар барысы да үлгәннәргә түгел, исәннәргә кирәк. Истәлекле урыннар турында кайгыртучанлык күрсәтеп, без яшь буынны тәрбиялибез”,- ди Самат Насыров.

Соңгы вакытта Чынлы районы Кәшә авылында, Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылында һәм Мәләкәс районы Парау авылында да 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә куелган обелисклар һәм һәйкәлләр яңартылды. Әлеге эшләр Ульяновск өлкәсенең халык инициативаларына булышлык күрсәтү программасы хисабына да башкарыла. Бу максатта җирле проектлар өчен өлкә бюджетыннан акча бүлеп бирелә.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*