tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта «Татар кызы», «Татар малае» бәйгесе узды
Кайбычта «Татар кызы», «Татар малае» бәйгесе узды

Кайбычта «Татар кызы», «Татар малае» бәйгесе узды

Балалар сәнгать мәктәбендә үткән бәйгене «Ак калфак» татар хатын-кызларының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева мәгариф бүлеге белән бергә оештырды. Анда татар балалар бакчасына йөрүче 10 бала катнашты.

Бәйгенең максаты — мәктәпкәчә яшьтәге сәләтле балаларны ачыклау, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, иҗатларын пропагандалау, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне өйрәтү, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирү. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.

Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче Азалия Гыйниятова — «Татар кызы», Данияр Кузьмин «Татар малае» статусына ия булды. Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасына йөрүче дүрт яшьлек Язгөлем Саттарова — «Иң нәни татар кызы», Чүтидән Лениза Миңгалиева — «Иң ягымлы кыз», Мәлкидән Анна Гурьянова — «Иң җитез кыз», Олы Урсактан Ралинә Биктаһирова — «Иң сөйкемле кыз», Иске Тәрбиттән Эрмина Романова — «Иң сәләтле кыз», Кече Кайбычтан Зөлфәт Абдуллин — «Иң шаян татар малае», Олы Кайбычтан Мансур Нигъмәтуллин «Иң сәләтле малай» булып танылды. «Иң сөйкемле малай, иң иҗади гаилә» — Олы Тәрбиттән Галкиннар гаиләсе (бәйгедә аларның уллары Раян катнашты).

Чыганак: kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*