tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөфәр Корманов: “Минем хезмәт юлым файдалы, милләтем өчен кирәкле булырга тиеш”
Зөфәр Корманов: “Минем хезмәт юлым файдалы, милләтем өчен кирәкле булырга тиеш”

Зөфәр Корманов: “Минем хезмәт юлым файдалы, милләтем өчен кирәкле булырга тиеш”

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә мәдәни чараларны оештыручы, узган елның октябреннән Тубыл шәһәренең Милли-мәдәни автономияләр, диаспоралар һәм конфессияләрнең яшьләр советы рәисе Зөфәр Кормановка 19 яшь. Ул Төмән дәүләт университетында “Туризм” белгечлеге буенча белем ала. Хезмәт юлын 16 яшендә башлаган Зөфәр Корманов үзе белән таныштырып: ”Минем хезмәт юлым файдалы, милләтем өчен кирәкле, истәлекле булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдем”,-дип әңгәмәбезне башлады. “Хәзерге яшьләр бик эшләргә теләмиләр. Замана яшьләре күңел ачарга, ял итәргә яраталар”. Мондый фикерне күпләр ишеткәндер. 16 яшеннән эшли башлаган, милләтпәрвәр егет белән әңгәмә кордык.

-Тубыл шәһәре Себер татар мәдәният үзәгендә әле ике ел гына эшлим. Монда эшләгән ике елда мин татарча сөйләшергә, укырга, язарга, татарча җырларга да өйрәндем.

-Кайсы мәктәпне тәмамладыгыз? Гаиләдә татарча сөйләшәсезме?

-Мин Тубыл шәһәренең 7 нче мәктәбен тәмамладым. Бу мәктәптә татар теле һәм әдәбият фәннәре укытылмый. Гаиләдә күбрәк рус телендә сөйләшәбез. Балалар бакчасында, мәктәптә бары тик рус телендә аралашып үстек. Кече вакытымда әбием белән үз телебездә сөйләшкәнгә татарчаны аңлыйм. Минем күңелемне татар юнәлеше, мөһите тартканга себер татар мәдәният үзәгенә эшкә килдем.

-Себер татар мәдәният үзәгендә төрле юнәлешләр бар. Кайсысы сезгә якын?

-Мин гореф-гадәтләребезне чагылдырган милли бәйрәмебез Сабантуй, Нәүрүз, “Могҗиза базары”, дини бәйрәмнәргә багышланган Ураза бәйрәм, Корбан бәйрәмнәренә багышланган чараларны яратам. Аларны алып бару җаваплы, дулкынладыргыч, мөһим. Туйлар, юбилейлар алып барырга теләгем юк. Җырлый башлагыным–үзем өчен бер яңалык. Бу юнәлеш миңа бик ошамый. Мин “Себер иле”нә, “Борын-борын заманда”, Укытучы укытучылар турында, Я.К.Зәнкиев романы “Иртеш таңнары”нан алынган темаларга багышланган чараларны алып барам. Бүгенге көндә аларны яңалыклар белән баетып, һәм яхшы якка, форматына үзгәрешләр кертеп эшләргә тырышабыз. “Себер иле” тапшырулары сайтта булса да эшен дәвам итәр дип ышанам. Безнең сайтта күрсәтер нәрсәләр, яңалыклар күп. Кызганычка, эшчеләребезнең саны гына әлегә зур түгел.

-Киләчәккә планнарыгыз белән таныштырып та китсәгез иде?

-Быел Тубыл пединститутын тәмамлыйм. Очно укып, эшне дә алып бару җиңел түгел. Сессияләрне тапшыру вакытлары авыр чор. Аннары Дәүләт муниципаль идарәсе-югары уку йортында белем алырга теләгем бар. Мөмкинлектән файдаланып укытучыларыма рәхмәтләремне белдерер идем. Тубыл шәһәренең Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединституты, урта һөнәри белем бирү факультетында укыган елларымны миңа белем биргән, татар теле һәм әдәбиятка мәхәббәт уяткан укытучыларым:профессор Гүзәл Фәйзуллинага, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизовага рәхмәтләремне юллыйм. Аларның дәресләре кызыклы, эчтәлекле иде. Сез һәм сезнең дәресләрегез күңелемдә тирән эз калдырып озак елларга сакланырсыз.

Зөфәр Корманов гел бишле билгеләренә укыган студент. Себер татар мәдәният үзәгендә эшләгән ике елда ул үзенең эшендә уңышларга ирешеп шәһәр мәдәният һәм туризм Департаментының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Яшьләр белән уртак тел таба белгән, өлкәннәргә хөрмәт күрсәткән, үзенең эшен алга алып барган яшь белгечебез себер татар мәдәняит үзәгендә тәҗрибә туплаганнан соң башка шәһәрләргә китеп калмас дип ышанабыз. Зөфәрнең киләчәге якты, уңышлы булсын. Хыялларың тормышка ашсын.

                         Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*