tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда туган телне өйрәнү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды
Башкортстанда туган телне өйрәнү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды

Башкортстанда туган телне өйрәнү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды

Заманга яраклы шәхес тәрбияләүче укытучы беренче чиратта купкырлы белемгә ия булса, икенче яктан, талантлы, иҗади, тынгысыз шәхес булырга тиеш. Бүгенге мәктәп искиткеч катлаулы чор кичерә. Хәер, аның бер тигезлектә, бер дулкында гына калып яшәгәне, гомумән, бар микән? Әмма нинди генә шартлар, нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, укытучының максаты гомер бакый үзгәрми – тирән белемле, югары әхлаклы яңа буын тәрбияләү булып кала бирә.

Бу көннәрдә без балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүнең мөһимлеген бигрәк тә аңлыйбыз. Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт балаларда ананың туган телдәге беренче сүзләре белән барлыкка килә. Бу бәйләнешләрне ныгыту өчен, баланың тамырлары нык булсын өчен, туган телне өйрәнү мөһим.

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы инициативасы буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты тарафыннан 19 мартта Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтаенда мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында туган телне өйрәнү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды.

Тема буенча фикер алышуда Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Уфа фән һәм технологияләр университеты, Башкорт дәүләт педагогия университеты вәкилләре, республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан туган телләр укытучылары катнашты.

Сүз «Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында» гы законны үтәү, туган телләрне укыту методикасын камилләштерү, методик материаллар һәм кулланмалар белән тәэмин итү турында барды. Республиканың бик күп район һәм шәһәрләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары туган телне укыту вакытында очраткан мәсьәләләрне һәм проблемаларны күтәрделәр.

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Галиева Әлфия Закирова барлык сорауларга җентекле җаваплар бирде, ә Айбулат Вакиловичның мәгариф министры булып элеккеге эш тәҗрибәсе дөрес карар юлларын табарга ярдәм итте. Шулай ук ул, түгәрәк өстәл үткәрү инициаторы буларак, Башкортстан Республикасы татарлары Конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хакимовны, куелган мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итүне үз контроленә алуын сорады.
Барлык катнашучылар да узган киңәшмәдән канәгатьлек белдерделәр, шулай ук бу очрашуларның алга таба да дәвам итүен теләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*