Чаллы шәһәренең 12-нче татар китапханәсендә Фәүзия Бәйрәмованың “Һиҗрәт” китабы халыкка тәкъдим ителде.

Очрашуда автор үзе дә катнашты һәм бу китапның язылу тарихын сөйләде, максатын ачыклады. Авторның әйтүенчә, бу тарихи романның төп идеясе булып дәүләтен югалткан татарның дөньяда үз урынын табарга омтылышы, тел, дин, милләт өчен гасырларга сузылган тиңсез көрәше тора. Сак-Сок кошлары кебек язмышлары икегә аерылган себер татарлары бу авыр сынауларда сынмыйлар-сыгылмыйлар, кайда яшәсәләр дә, татар-
Чыгыш ясаучылар авторның бай әдәби теленә, тетрәндергеч тарихи фактларга да игътибар иттеләр, шулай ук әсәрдә себер татарларның авыз иҗатын, бәет-дастаннары мул файдалануны, иманны ныгытырлык дини тәгълимәтләрнең булуын да әйттеләр.
Китапның презентациясе экранда күрсәтелгән йөзләгән тарихи фотолар белән үрелеп барды, ахырда исә Төркиядәге Бөгередәлек авылы турында видеоклип күрсәтелде. “Һиҗрәт” китабы 26 октябрь көнне Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә дә халыкка тәкъдим ителәчәк.
Материал “Фейсбук” социаль челтәрендәге Ф.Бәйрамова сәхифәсеннән алынды