tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфадагы “Вафа” бизнес үзәгендә очрашулар
Уфадагы “Вафа” бизнес үзәгендә очрашулар

Уфадагы “Вафа” бизнес үзәгендә очрашулар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы житәкчесе Ринат Закиров Уфада “Вафа» бизнес үзәгендә Башкортостандагы “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы вәкилләре белән очрашты.

Башкортостандагы “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы җитәкчесе – Люция Ябир кызы Вафина. Бүгенге көндә Башкортстаннын 28 районында “Ак калфак”нын бүлекчәләре эшли. Люция ханым үзе эшмәкәр. Шәһәр уртасында  “Вафа” бизнес үзәге төзегән булдыклы Ханым. Сигез катлы бинада “Ак калфак” исемле китапханә, шул ук исемдә татар танышулар клубы, татар милли киемнәре тегү-дизайнер үзәге, күргәзмәләр залы эшли. Китапханә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылган. Һәрвакыт татар милли мәдәни чаралар, күргәзмәләр гөрләп тора.

Бүгенге очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар хатын кызлары “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының мәгьлүмати аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашты. Башкортостан ягыннан әлеге җылы рухта узган очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостандагы вәкиле Алик Локманов, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы житәкчесе Фәнир Галимов, танылган рәссам  Вәкил  Шәйхетдинов һәм республиканың сигез районыннан килгән “Ак калфак” оешмалары җитәкчеләре дә бар иде.

Салават шәһәренең “Йолдызлар” ансамбле әлеге очрашуны үзләренең моңлы җырлары белән бизәде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узыйк, күптән түгел рәссам Вәкил  Шәйхетдиновның шәхси күргәзмәсе эшләгән.

Иң беренче конгресс җитәкчесе Вафа бизнес үзәге белән танышты. Аннан Люция ханым ел дәвамында “Ак калфак”лылар тарафыннан башкарылган матур эшләр турында сөйләде. Мәчетләр белән ныклы эш башлаганнарын да әйтеп узды. Ринат Закиров илдәге вәзгыять, милли тормыштагы проблемалар, уңышларга тукталды. “Ак калфак”ның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Татарлыкны, гореф-гадәтләребезне саклаганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Бгенге көндә һәр татарны борчыган тел мәсьәләсенә дә тукталды. Башкортстандагы татар иҗат коллективларын туплап фестиваль оештырырга тәкьдим итте. Бөтендөнья татар конгрессы бу эшкә ярдәм күрсәтәчәген дә житкерде.

Конгрессынын Башкортостандагы рәсми вәкиле Алик Локманов соңгы вакытта эшләгән эшләргә тукталды.

Кадрия Идрисова “Ак калфак”нын тарихын сөйләде. Калфак тегү эшенең җайга салынуы, милли ризыкларны әзерләү мастер класслары,  ййрәтү дәресләре турында әйтеп узды.  Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен барлау, саклау юнәлешләрен бәян итте. Очрашу барышында Башкортстаннын төрле районнарыннан килгән ханымнарыбыз ачыктан-ачык үз фикерләрен, теләкләрен җиткерде.   Бүгенге көндә дөньяда 517 татар хатын кызларының “Ак калфак” оешмасы һәм бүлекчәсе бар. Алар барысы да Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*