Татар халкы дөньябызның кайсы гына почмагында сибелеп яшәми. Кайда гына яшәсә дә, ул үз гореф-гадәтен, мәдәниятен, сәнгатен саклап, бар белгәнен халкына җиткереп, берсен-берсен табышып, кунакларга йөрешеп матур итеп гомер итә. Ә кунак булган җирдә милли ашлар, күтәренке кәеф, җанга якын татар телендә җанлы аралашу.
Хатын – кыз һәрвакыт тормыш үзәгендә. Һәрбер буталчык замананың авырлыгын үз җилкәсендә тоеп, язмыш сукмакларын ерып, балаларына назлы әни,ир хатыны, өендә хуҗабикә, эшендә хезмәт алдынгысы булып яши бирә. Ничек шул тормыш авырлыклары, мәшәкатьләре эчендә сынмый, сыгылмый, шул ук вакытта мөләем,тыйнак, сабыр хатын – кыз булып калырга кирәк…Алар белән очрашып, аралашып, сөйләшеп утыру күңелгә илһам, җанга дәва бирә.
ХМАО-Югра төбәгенең Мегион шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез “Аулак өй”гә җыелды.Үз халкы өчен җанын-тәнен бирергә әзер торучы аш – су остасы, әллә ничә мең километрларга сузылган җепләрдән матур гөлләр үрүче, йомшак мендәрчекләр, җәймәләр бәйләүче, үтә дә тыйнак, сабыр дустыбыз Рида ханым Хөснетдинова Мегион шәһәре ”Ак калфак” лыларын кунакка җыеп, халкыбызның милли ашы булган “Урама” пешерү серләренә өйрәтте. Өенә керсәң урап чыккысыз, монда чисталык, пакълык, җанга тыныч, ниндидер бер сихри көч аласың. Әнкәсеннән калган чигүле кул эшләнмәлеренең саны юк, ашъяулыклар, мендәр тышлары, сугылган җәймәләр…Барысын да бик кадерләп саклый ул аларны. Рида ханымның кунак бүлмәсе музейны хәтерләтә. Әнә бит кунаклар килүгә барын да матур итеп тезеп салган. Татар китап-журналлары да читтә калмаган, газета битләрендә язылып, сакланып калган истәлекле матур вакыйгаларны бергәләп укып, бүген алар үткән хатирәләргә әйләнеп кайттылар.
– Мегион шәһәребездә эшләп килүче “Болгар” иҗтимагый татар милли оешмасы җитәкчесе Зөһрә Таһир кызы белән бер караштабыз. Мегион шәһәрендә Зөһрә ханым белән Әлфрит Рәшит улы кебекләр бар җирдә дә юк. Аларга безгә аралашырга мөмкинлекләр биргән өчен, чиксез зур рәхмәтемне генә җиткерәсем килә. Әлбәттә, халкыбызның “Сабан туе” бәйрәме булмаса, әллә безне язмыш очраштырмаган да булыр иде. Зөһрә ханымның үткерлеге, халыкны туплый белүе,талантларны үз янына җыюы, безгә чит төбәктә аралашып яшәү өчен күп мөмкинлекләр тудырды. Зөһрәнең күңел җылысы якыннарына, туганнарына гына түгел, безгә дә дусларына да җитә, барыбызныда үз канаты астына җыеп дус, тату яшәтә, ди, Рида ханым.
Рида ханым Хөснетдинова тумышы белән Башкортостанның Бүздәк районы, Богады авылыннан ул. Рида ханым үзе белән таныштырырга да, шул ук арада бер – бер артлы тәмле ризыклар пешерергә дә, тәмле табын әзерләргә дә җитешә. Ә кулларына күз иярми. Урама камырын да ашыкмыйча ял иттереп әзерли ул. Урама камырын 6 йомырка белән бастык. Бераз ял итсен, ди ул. Камырга һәрвакыт ял кирәк. Әйдәгез, камыр ял иткән арада мин сезгә безнең якта яратып пешерелә торган “Күкәй күмәче”н дә пешерергә өйрәтим, дип җитез генә тагын камыр басарга кереште.
«Урама» (Рида Хөснетдинова) Рецепт:
– 6 йомырка;
-1 чәй калагы шикәр комы;
– калак очында чәй содасын аш серкәсе белән сүндереп алабыз;
-он;
Эш барышы.
4-6 йомырканы сытабыз, шикәр комы, тоз эреп беткәнче туглыйбыз,чәй содасын аш серкәсе белән сүндереп алабыз, катнашмага кушып, кабат туглыйбыз. Он салып камыр басабыз.Камырны баскач, өстен каплап 30минут ял иттерәбез. Камырыбыз калынлыгын 2мм. калынлыкта әзер булгач җәймә жәябез, 3-4см.калынлыкта тасмалар кисәбез. Киселгән тасманы агач таякка(кытай таягы) урыйбыз кызып торган майга салабыз һэм таякка уралган тасманы әкрен генэ таяктан төшерәбез.Пешкэн урамаларыбыз суынгач шикәр оны сибеп табынга бирәбез
“Күкәй күмәче”.Рецепт
– 4 йомырка, әз генә тоз, ярты стакан җылы су, он.
Агач кашык ярдәмендә камырыбызны болгатабыз, әзер камырны агач кашык белән алабыз, онда әвәләп алырга онытмыйбыз, майлы табаларга тезеп кызган мичкә пешерергә куябыз.Бераз торгач күтәрелеп менәләр, икенче ягын әйләндереп күмәчебезне пешереп бетерәбез. “Әбием гел яратып пешерә торган иде. Май һәм җиләк-җимеш кайнатмалары белән бик тәмләп чәй эчкәннәр бүгенгедәй хәтердә ул,” – ди. “Урама” камыры ял итте, тасмалар киселде, кызган майга салынды, таякларга уралды, күпереп пешеп чәй табынына менде. Ә күңелгә матур хатирәләр уралды да – уралды…Әңгәмә, җылы аралашу чәй табыны янында үтте. Монда кызларыбыз-уңганнарыбыз пешереп алып килгән күчтәнәчләрнең иге-чиге юк. Мегион “Ак калфак”лыларының киләчәккә планнары да зурдан әле. Уңышлар, Сезгә, хөрмәтле ханымнар! Якынлашып килүче 8 март бәйрәмнәре белән Сезне!
Аллага шөкер! Төбәгебездә соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара. Сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак итүгә, “Нәүрүз”, бәйрәмен торгызуга һәм яңартуга, “Каз өмә”ләрен,милли ашларыбызны һ. б. ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Димәк, милли рухыбыз, шөкер, сүнеп үк бетмәгән әле!
Гөлчәчәк Фәтхулова,
ХМАО-Югра