tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста «Татар кызы-2020» бәйгесендә иң-иңнәр катнашты
Апаста «Татар кызы-2020» бәйгесендә иң-иңнәр катнашты

Апаста «Татар кызы-2020» бәйгесендә иң-иңнәр катнашты

Апас районы Ябалак авылы мәдәният йортында “Татар кызы” бәйгесендә төрле авыл җирлекләреннән 11 кыз катнашты. Алар төрле яклап сыналды, сәхнәдә осталыкларын күрсәтте.

Татар кызы яшүсмерләргә, яшьләргә үрнәк булырга тиеш. Алар киенү рәвешләре, төс-кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары, сөйләшүләре, телне камил белүләре белән аерылып торсын. Бәйге барышында шундый фикерләр яңгырады.

“Әлмәндәрдән Регина Камалетдинова, Каратуннан Лилия Талипова, Кече Бакырчыдан Ләйсән Вәлиуллина, Карамасардан Инзилә Сәлимгәрәева, Олы Болгаердан Камилә Мөбәрәкшина, Багыштан Ләйсән Вафина, Зур Күккүздән Инзилә Миңнуллина, Дәүләкидән Вероника Кошкина, Кызыл Таудан Ләйсән Мурзина, Тутайдан Луиза Насретдинова, Бакырчыдан Рузилә Кәлимуллина бар да уңышлы чыгыш ясады. Кызларыбыз берсеннән-берсе оста”, – диде бәйге өчен җаваплы Регина Мөхетдинова.

Бәйгенең райондагы йомгаклау туры Каратун мәдәният йортында узачак. Анда җиңүчеләрне зона туры көтә.

Ләйлә Шиһабиева

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*