tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һөнәрле кулда гәүһәр бар
Һөнәрле кулда гәүһәр бар

Һөнәрле кулда гәүһәр бар

Буыннан-буынга күчеп, гаилә тарихын саклаучы ядкәрләр гадәттә кечкенә шкатулкаларда, фотоальбомнарда, киштәләрдә, сандык төпләрендә саклана. Күбебез аны чит-ятлар күзеннән яшереп тота, сагынганда гына алып карарга ярата.

Бишле, җиделе лампа яктысында чигеп, бирнә сандыгы өчен әзерләнгәннәре – гаилә музееның иң борынгы дип саналган экспонатларыдыр, мөгаен. Тәзкирә апаның әнисе Миңлебикә Шәйхетдинованың үз туку станогы булган. Җебен дә үзе эрләгән, үзе үк тукыган да. Төсле җепләрне каян алулары белән кызыксынам.

– Порошок хәленә китерелгән буяуны (хәзер без аны “пигмент” дибез) Мөслимнең Эт тыкрыгында яшәүче бер бабайдан (исемен хәтерләмим инде) ала идек. Кечкенә кәгазь төргәккә салып бирә иде. Эрләнгән җепне шуның белән мандык, – дип искә алды Тәзкирә апа.

Бирнә сандыгында бар нәрсәсе дә булган аның. Чаршавы, одеялы, юрганы – барысын да алып килгән. Дүрт кызына 4-5 метрлы өчәр буйдан паласлар тукып әзерләгән Миңлебикә апа. Бу палас әле дә саклана гаилә музеенда. Тагын бер экспонат – очларына челтәр бәйләнгән чигүле тастымал. 1964 елда кияүгә чыккан Тәзкирә апа бу сөлгене 1960нчы елларда чигеп әзерләгән булган. Тастымаллары байтак булган аның, күбесен мәктәп музеена биргән. Әнисе тукып биргән алъяпма да шунда саклана икән.

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*