tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Матур тәэсирләр калдырган бәйрәм
Матур тәэсирләр калдырган бәйрәм

Матур тәэсирләр калдырган бәйрәм

Тубыл районында узган III “Себер баурсагы ”гастрономия фестивалендә Прииртышский авыл җирлегеннән катнашучылар “Кунакларны каршы алу” номинациясендә өченче урын-Җиңү Дипломын һәм бүләген алдылар.

“Себер баурсагы” фестивале һәр катнашучының, тамашачыларның күңелләрендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Узган бәйрәм турында Прииртышский авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сәитова:

“Татар халкының “Милли ишегалды”–бәйрәм чатырына керүчеләрне мул табын, татар халкының төрле милли камыр ризыклары белән каршы алдылар.

Кунакларны гармунда татар көйләрен уйнап, себерчә биеп, җырлап ихлас күңел белән каршы алганнан соң, борынгыдан саналган милли, затлы татар халык ашларын, милли камыр ризыкларын горурлык белән тамашачыларга, жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр. Без үткән елны да катнашып икенче урынга лаек булган идек. Быел “Остабикәләр” командасында безнең мәктәп укытучылары актив катнаштылар. Һәр катнашучыга рәхмәтләребезне юллыйбыз. Гүзәл Алыкова, Әлфия Хәбибуллина, Рәйсә Саттарова, Альберт Баязитов-сезнең һәр чыгышыгыз татар мәдәниятен чагылдырды. Бик борынгылардан саналган милли, затлы татар халык ашларын, милли камыр ризыкларын горурлык  белән тәкъдим иткән баурсак пешерүчеләр:Әлфия Тляушева, Елена Сәетгазеева, Гүзәл Якубова, Алсинә Сөләйманова. Сезнең чыгышыгыз, милли ризыкларыгыз халкыбызның уңганлыгын да күрсәтте. Милли аш-су осталарына уңышлар телибез.”-дип сөйләде.

Остабикәләрнең кул эшләреннән күргәзмә дә игътибар үзәгендә булды. Кызыксынучыларга өлкән буын вәкиле Флора Апсатарова кадерләп саклаган кул эшләре, аларның тарихы турында сөйләп тә бирде.

Һәркайсы үз эшенең остасы булганын күрде бәйрәм кунаклары. Хуҗабикәләр алып килгән ризыкларын әзерләү серләре белән ихлас күңелләреннән уртаклаштылар.

Себер баурсагы фестивале өчен пешерелгән тәмле милли ризыклар, матур, оста итеп бизәлгән табын, күргәзмәләргә куелган әйберләр, милли ишегалдын караучы кунаклар үткәннәргә сәяхәт ясады. Әңгәмәбезне дәвам итеп Эльвира Дамир кызы:”Тубыл районының уңышлы, кирәкле проектларның берсе-гастрономик фестивальдә катнашучылар халык һөнәрчеләре әйберләрен, үзешчән сәнгать осталарының чыгышларын карап, илһам алып, киләсе елга да катнашырга теләк белдерделәр. Елдан-ел таныла барган бәйрәм әле генә узса да, без киләсе елда да матур, сәхнәләштереп куелган эчтәлекле чыгышлар, милли биюләр, җырлар белән, милли ризыкларыбызның байлыгын, остабикәләребезнең уңганлыгын күрсәтеп, баурсакларны кыздырып пешерүче осталарны чакырып катнашырга уйлыйбыз. Уңышларыбыз алда булсын,”-дип фикерләре белән уртаклашты.

                                      Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*