tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле Айдар Нәҗметдин улы!
Хөрмәтле Айдар Нәҗметдин улы!

Хөрмәтле Айдар Нәҗметдин улы!

Бүген татар язучысы, публицисты һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим 80 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Хөрмәтле Айдар Нәҗметдин улы!
Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез — 80 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм.
Сезнең тормыш биографиягез бик бай, Сез кайда яшәп, кайда гына эшләсәгез дә, һәрвакыт татар милләте өчен янып борчылып тордыгыз.
Әдәбият мәйданына үзенчәлекле шигырьләрегез белән килеп кереп, киләчәктә үткен телле язучы-публицист булып танылуыгыз Сезнең олы талантыгыз турында сөйли .

Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат булсын. Актив әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлегегез, халкыбызның телен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешегез олуг ихтирамга лаек. Әлеге изге гамәлләрегез белән милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз, һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Хөрмәтле Айдар Нәҗметдин улы! Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, имин көннәр телим.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*