tatruen
Баш бит / Слайдер / ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә үзенчәлекле чыршы бәйрәме узды

ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә үзенчәлекле чыршы бәйрәме узды

Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясе һәр төрле чикләүләргә дә карамастан, санитар нормаларны саклап биредә яшәүче милләттәшләребезгә һәрдаим төрле яңа чаралар һәм кызыклы проектлар тәкъдим итә. Узган ел алар беренче тапкыр “Каз өмәсеннән-каз базарына” дигән сәүдә-күңел ачу бәйрәме, ретро җырлардан төзелгән бәйрәм тамашасы уздырган иделәр. Шул бәйрәм кысаларында алар быел өлкән буын кешеләре өчен “Социализм чырышысы” дигән исем астында тагын бер кызыклы чараны тамашачылар хөкеменә чыгардылар. Гадәти булмаган чыршы бәйрәменең кайбер мизгелләре безнең хәбәрчебез Рамис Сафин репортажында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*