Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Нурзия Рәшит кызы Мирхазова “Мин бәхетле гаиләм белән” дип исемләнгән бәйге булдырып, Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән берлектә күп балалы күркәм татар гаиләләрен зурлаган. Ул әлеге изге гамәлне, үзенең Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланып вә расланып, 2011 елны 2500 данә нәшер ителеп Татарстан күләмендә барлык балалар бакчасына таратылган “Мин бәхетле гаиләм белән” дип исемләнгән методик әсбабына таянып башкара.
Тәбрикләү өчен сүз бирелгәч, Нурзия Мирхазова җиңү яулаучы татар гаиләләренә рәхмәт сүзләре белән, тамашачыларны әлеге бәйгенең башлангычы, мәгънәсе дә үзенең китабы белән бәйләнеше зур булуын, ягъни тарихы белән 2011 нче елга ук барып тоташуы белән таныштырып үтә.
Быел әлеге бәйгедә 32 гаилә катнашкан, шуларның 14 е финалга чыккан. Гаилә бәйрәме кысаларында җиңүче гаиләләргә тантаналы рәвештә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
“Туган тел” җыры белән төгәлләнгән бәйрәм чарасын, Нурзия апалары язган сценария буенча иң алдынгы балалар, “Тукай варислары” – Шакирянова Амирә белән Ризаев Тимур алып барган.
Чыганак: Татарстан Язучылар берлеге