ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Театр музыкасы. Музыка театры” бәйгесендә татар кызы җиңде
Мәскәүдә “Театр музыкасы. Музыка театры” бәйгесендә татар кызы җиңде

Мәскәүдә “Театр музыкасы. Музыка театры” бәйгесендә татар кызы җиңде

16 майда Мәскәүдә Б. Щукин исемендәге институтта “Театр музыкасы. Музыка театры” исемле бәйгедә Удмуртиядән татар кызы Иллария Садыйкова “Ай, былбылым” җырын башкарып, “Халык җыры” номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Иллария Ижауның Г. Тукай исемендәге гимназиясендә белем алды, “Асылъяр” балалар ансамбленә йөрде. Бүгенге көндә Казанда Ш. Биктимеров исемендәге театр училищесында белем ала.

Талантлы милләттәшебезне иҗади җиңүе белән котлыйбыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*