Бүген 19:00 сәгатьтә Будапештның Art+ Cinema кинотеатрында Байбулат Батулланың «Ядәч, исемдә!» фильмы күрсәтеләчәк.
Фильмны рус телендә карап булачак. Сеанстан соң фикер алышу булачак.
Фильм алты яшьлек Илһам турында. Ул җәйне авылда үткәрә, ләкин әти-әнисен бик сагына. Оныгын күңелсезләндермәс өчен, бабасы Рәсим «Ядәч» дигән уенны искә төшерә. Нәтиҗәдә, теләкләр чылбыры башлана. Уен бөтен авылның тормышын һәм хыялларын үзгәртә.
Билетлар саны чикләнгән, урыннар аз, дип хәбәр итә оештыручылар.