30 майда Сербиянең Нови-Сад шәһәрендә Сабантуй бәйрәме үтәчәк.
Бәйрәмне 11:00 тирәсендә башларга ниятлиләр. Кунакларны традицион Сабантуй уеннары, милли ризыклар, татар җырлары-биюләре, милли уен коралларында концерт номерлары көтә.
Бу көнне Нови-Садка Сербиядә һәм якын-тирә илләрдә яшәүче татарлар җыелыр дип ниятләнә.