ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: “Иң нәтиҗәле эш мәчетләр аша. Без аны тоябыз”
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: “Иң нәтиҗәле эш мәчетләр аша. Без аны тоябыз”

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: “Иң нәтиҗәле эш мәчетләр аша. Без аны тоябыз”

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены пленар утырышында ясаган чыгышында бердәмлеккә өндәде.

«Хөрмәтле мөфти хәзрәтләре! Мөхтәрәм имамнар! Кадерле дин кардәшләр! Ел саен «Казанфорум» вакытында сезне чакырабыз», – дип ул берничә көн «Россия-Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумы узганын искәртте.

«Сез милләтебез үсешенә зур өлеш кертәсез. Глобальләшү чорында без кем беләндер эшләргә тиеш. Иң нәтиҗәле эш мәчетләр аша. Без аны тоябыз. Бу юнәлештә сезңең белән эшне конгресс та алып бара. Бу – безнең бердәмлекне күрсәтү», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул җыенның әһәмиятен билгеләп үтеп: «Бергә утырып сөйләшергә шундый урын кирәк. Кайбер вакытта фикерләр туры килеп бетмәскә мөмкин, ләкин без бер-беребезгә дошман булырга тиеш түгел», – дип Татарстан Рәисе бәхәстән соң уртак фикергә килерлек урын булу мөһимлеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов иртәгә борынгы Болгарда очрашачакларын искәртте. «Бергәләп Изге Болгар җыенына барырбыз», – диде.

Чыгышы ахырында Рәис делегатлар арасыннан иң актив вәкилләргә дәүләт бүләкләре тапшырып үтте. Рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, конфессияләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга мөһим өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Красноярск мөфтияте рәисе, Мөфти Фәтхуллин Гаяз Тәгаль улы, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире Гыйззәтуллина Нәзирә Әхәт кызы, Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Яруллин Галимулла Кәрибулла улы бүләкләнде.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнделәр: Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мөселман җирле дини оешмасы имам-хатыйбы Аширов Әнвәр Гайсә улы, Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Хуҗахмәтов Рәсим Мохтар улы, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ляпин Фәрит Усман улы, Ульяновск өлкәсе Сембер-Ульяновскиның икенче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Фәтхуллов Рәсүл Нотфулла улы.

Татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәт хатлары Башкортстан Республикасы Бәләбәй мөхтәсибәтенең 2161 нче мәхәлләсе имам-хатыйбы Галиев Илдар Фаил улына, Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Мәликов Хәйдәр Габделхәй улына, Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәре Зәет бистәсе җирле мөселман дини оешмасы рәисе, имам-хатыйб Шакиров Рөстәм Миргасыйм улына, Төмән җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Юнысов Эдуард Мөхәммәт улына тапшырылды.

Пленар утырыш шуның белән тәмамланды.

Өйлә намазыннан соң җыен делегатлары дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашчак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*