Бу минутларда «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыенының дискуссион мәйданчыклары эшли башлады.
Делегатлар 5 төрле юнәлештә эшләячәк:
– “Хәләл өлкәсендә бүгенге вәзгыять”
– “Мәчет-мәдрәсәләрдә дини һәм милли мәгариф”,
– “Иске имля — язма мирасыбыз: аны өйрәнү һәм өйрәтүдә заманча алымнар”
– “Дини оешмаларда һәм уку йортларында рухи мирасны барлау һәм таныту”
– “Динне, милли мәдәниятне, туган телне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауда татар хатын-кызларының роле”
Һәр мәйданчыкның темасы буенча спикерларның чыгышын тыңлау, фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу оештырылачак. Мәйданчыклар эше 3 сәгать дәвам итәр дип ниятләнелә.