tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле Ркаил Рафаил улы!
Хөрмәтле Ркаил Рафаил улы!

Хөрмәтле Ркаил Рафаил улы!

Хөрмәтле Ркаил Рафаил улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне гомер бәйрәмегез – 60 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Сезнең татар дөньясында тоткан ныклы урыныгыз бар. Сез талантлы шагыйрь, оста драматург һәм үткен телле прозаик. Мәдәни хәзинәбезгә керткән өлешегез Татарстанда гына түгел, республикабыздан читтә дә танылу тапты.
Әлбәттә, талантлы кеше бар яктан да талантлы була. Сез әдәбият белән генә чикләнмичә, үзегезне иҗтимагый һәм сәяси өлкәдә дә күрсәтә алдыгыз. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы булып торуыгыз, халкыбыз тарафыннан Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты булып сайлануыгыз, Республикабызның Язучылар берлеген җитәкләвегез – Сезнең шәхесегезгә карата ихтирам һәм хөрмәтне күрсәтә.
Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын, янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, озак еллар буе яшәргә насыйп булсын.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*