tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дөнья күләменә чыга аламы: Рушания Алтай матбугат һәм сәясәтчеләргә анализ ясый
Татар дөнья күләменә чыга аламы: Рушания Алтай матбугат һәм сәясәтчеләргә анализ ясый

Татар дөнья күләменә чыга аламы: Рушания Алтай матбугат һәм сәясәтчеләргә анализ ясый

«Интертат» электрон басмасында Азат Сәйфетдинов белән үткәрелгән кызыклы әңгәмә һәм «Вакландык, фикер үсеше тукталды: татарның Эрдоган белән сөйләшерлек шәхесләре бармы?» дигән язмалар артыннан барлыкка килгән кайбер фикерләр белән уртаклашасы килә.

Азат Сәйфетдинов үткән гасыр башындагы татар газеталарына күзәтү ясаганда Йосыф Акчура, Садри Максуди кебек татар зыялыларының төрек дәүләт лидерларының киңәшчесе булуларын, хәзерге көндә татарлар арасында Төркиягә йогынты ясарлык кешеләр булмаганлыгын әйтә.

Узган гасыр башы чоры белән хәзерге заманны чагыштырып булмый. Ул чорда Йосыф Акчура, Садри Максуди кебек шәхесләрнең уй-фикерләре Мосатафа Кемаль Ататөрекнеке белән бер юнәлештә булган. Ул чордагы Төркиядә Йосыф Акчура, Садри Максуди, Рәшит Рәхмәт Арат, Зәки Вәлиди кебек эрудицияле, аң-белемле, Европа мәдәниятен күргән кешеләр бик аз булган. Акчура белән Максуди икесе дә ул чорның дөньякүләм иң атаклы югары уку йортында белем алганнар, башка халыкларның изүе астында интегүче милләтләрне ничек коткарырга була дигән сорауга җавап эзләп, тарих, сәясәт, фәлсәфә белән тирәнтын кызыксынганнар. Ул елларда Франция бу сорауларга җавап эзләрлек җирлек булган. Садри Максуди Франциядә укып кына калмаган, туган иленнән киткәч, Германиядә яшәп ала, анда ул китапханә һәм архивларда фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнә. Парижга китеп төпләнгәч, Сорбонна университетында укыта, хәтта кафедра белән җитәкли башлый.

Рәшит Рәхмәт Арат та, Зәки Вәлиди Тоган да Европа уку йортларында белем алалар, үзләренә генә хас үзенчәлекле юллар белән үзләрен үстерәләр, белем офыкларын киңәйтәләр.

Әлбәттә, үтә акыллы кеше буларак Ататөрек аларның ул сыйфатларын күреп югары бәяли һәм аларның интеллектуал мөмкинлекләреннән файдалана. Бу шәхесләрнең төп максат-омтылышлары төркилекне алгы планда тотучы бәйсез дәүләт кору һәм аны саклау булган. Үзләренең милләтләрен дә шушы дәүләт аша коткару мөмкинлеге турында уйлаганнар.

Хәзер исә Төркиянең сәясәте башка төрлерәк һәм Төркиянең үзендә дөньякүләм танылган Гарвард, Оксфорд, Кембридж, Стэнфорд, Массачусет кебек университетларда укыган алдынгы карашлы шәхесләр бик күп, Нобель премиясе алучы галимнәре, язучылары бар.

Шулай булуга карамастан, бүгенге Төркия дәүләт җитәкчеләре белән сөйләшә алырлык татар шәхесләре бөтенләй юк, дип әйтмәс идем. Шундыйларның берсе — мәрхүм милләттәшебез, тарихчы һәм политолог Надир Дәүләт. 1980 елларның ахырыннан алып бүгенге көнгә кадәр төрки дөнья белән бәйле бөтен мәсьәләдә Төркия хакимиятенә килгән төрле партия вәкиле булган дәүләт җитәкчеләре аның белән киңәшләшәләр иде. Төркия мәгариф системасына үзгәрешләр керткәндә дә, Төркия дәүләтенең теле-радио корылышы сәясәтен үзгәрткәндә дә Надир Дәүләтне махсус чакырып уй-фикерләрен тыңлаганнары билгеле. Шулай ук Төркиянең хәрби даирәсе дә галим Надир Дәүләт белән даими киңәшләшеп торуга зур игътибар бирде. Надир Дәүләтнең фикерләре Төркиянең медиа корылышлары өчен дә кызыклы иде. Аның белән әңгәмә үткәрү төрек журналистлары өчен зур дәрәҗә саналды. Төркиянең иң абруйлы телевидение каналлары сәясәткә кагылышлы фикерләрен уртаклашуын сорап Надир Дәүләткә еш мөрәҗәгать итәләр иде. Шуңа күрә ул университетлар мохитында «медиатик профессор» дип йөртелде.

Ни аяныч, бүген Надир Дәүләт юк, аның бушлыгын тутырып булмаса да, АКШлы милләттәшебез Шамил Юлайоглу да эрудицияле галим буларак беленә һәм дөнья җәмагатьчелеге төрки һәм мөселман халыкларга кагылышлы мәсьәләләрдә аның фикерләренә колак сала.

Бүгенге көндә Төркиядә тарихчы галим һәм политолог Ильяс Камаловның фикерләренә дә зур әһәмият бирелә. Күптән түгел ул Төркия илбашының махсус премиясенә лаек күрелде.

Әмма «Эрдоган белән сөйләшә алырлык (!)» дигән сүзтезмә аеры бер мәсьәлә. Дәүләт җитәкчеләренең интеллектлары өч төрле алфавит һәм биш тел белүче Надир Дәүләт, Юлай Шамилоглу кебек татарлар белән сөйләшерлек дәрәҗәдә булуы әһәмиятле.

Ататөрекнең киңәшчесе булу гына түгел, аның кулына кунган тузанның да бик дәрәҗәле булуын исәпкә алсак, әлбәттә, Акчуралар, Максудиләр белән күпме горурлансак та аз. Тик үзгәрүчән дөньяда бернәрсә дә бер килеш тормый, татарда да аң-белемле нәсел җитешә, берничә тел белүче яшьләр дә аз түгел, әмма аларны күрә алу, белемнәреннән файдалану җитми безгә. Моның өчен Ататөрек кебек булу кирәк, һәрхәлдә, дип уйланам.

Мин, дәүләт структурасында эшләп алган кеше буларак, кайбер нәрсәләрне якыннан беләм, анда эшләүче танышларым да күп, күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: җитәкчеләр яки аларга якын затлар үзләренең мәнфәгатенә якын кешене калку итеп күрсәтергә тырыша, әйтик, премия, грамота, медальләр бирү мәсьәләсе генә килеп туганда гына да исемлеккә «үз кешеләр» языла. Кулларын вөҗданнарына куеп, гадел акыл белән уйлый башласалар, этә-төртә алга чыгарган ул кешеләрнең әлеге бүләкләргә бик үк лаек булмаганнарын үзләре дә аңлыйлар гәрчә. Башка мәсьәләләрдә дә шулай бу. Соңгы 30 ел эчендә чит илләрдә белем алган, киң карашлы, зыялы кешеләр күләгәдә тора, күрүче юк аларны, әйтерсең бер татар да Төркия, АКШ, Мисыр, Европа университетларында укымаган, әйтерсең, Татарстандагы татар һаман чикләр аша чыга алмый… Ә бит әлеге илләрдә укып кайткан йөзләрчә егет-кызларыбыз бар. Кайда соң алар?.. Аларның барлыгын белмичә, Эрдоган белән сөйләшә алырлык шәхесләребез юк, дип төшенкелеккә бирелергә ашыкмыйк әле…

Югарыда телгә китерелгән язмаларда ««татар матбугаты дөнья күләменә чыга алмый», «Татарлар бәйрәм уздырды» дигән язмалардан артмый, чит ил хакында язганда «Минзәләгә Германиядән терлек җиһазлары кайтарылды» дип кенә язабыз»» кебек фикерләр белән дә килешәсе килми. Моны әйтүчеләр, димәк, татар мәгълүмат чараларына ара-тирә генә күз салалар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан тарихында беренче һәм бердәнбер халыкара дәрәҗәдәге мәгълүмат чарасы, ул ун ел инде Татарстан Республикасының чит илдә рәсми теркәлгән беренче һәм бердәнбер медиа корылышы. Бу татар журналистикасы өчен дә, татар мохиты өчен дә зур казаныш. «Татар-информ» ның бу статуска ирешкәненә 2021 елда 10 ел тулды, гәрчә беркем дә моңа игътибар бирмәсә дә, факт факт булып кала. «Татар-информ» агентлыгы Төркиядәге вакыйгаларны да, бу илдәге татарлар тормышын да хәбәр итеп тора, әле рәсми теркәлгәнче үк 2002 елдан бирле Төркиягә кагылышлы хәбәрләрне укучылар игътибарына җиткереп барды.

«Татар-информ» сәхифәсендә урын алган материаллар «Татарлар бәйрәм уздырды», «Сабан туе булды» дигән төсмердә генә түгел. Төркиянең җирле татарлары белән, фән эшлеклеләре, галимнәр, милләтче активистлар белән дә, Төркиянең алдынгы фикер ияләре белән дә әңгәмәләр «Татар-информ» һәм «Интертат» битләрендә һәм башка татар мәгълүмат чараларында чыгып тора. Әйтик, дөнья медиасында үзеннән еш сүз иттерүче төрек премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганны Татарстанга беренче булып ТИ «„Татар медальле“ төрек премьер-министры» (18.03.2011) дигән мәкалә белән танытты.

Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең беренче тапкыр РФ һәм Татарстанга сәфәре көннәрендә төрек илбашы делегациясенең эшкуарлар төркемен җитәкләүче, Төркия-Россия эшмәкәрләре берлеге президенты Тургут Гюр белән интервью да 2012 елның 13 февралендә «Татар-информ» сәхифәсендә урын алды. Бу теләсә кайсы мәгълүмат чарасы өчен зур уңыш. Төркиянең икътисад министрыннан да дәрәҗәле булган Тургут Гюр теләсә кем белән әңгәмә кормый. Биредә шуны да әйтеп узарга кирәк, Тургут Гюр белән әңгәмә үткәргән һәм аны әзерләп редакциягә җибәргән «Татар-информ» ның Төркиядәге хәбәрчесе ул көннәрдә бәби көтә иде, баласы туарга 24 сәгать калганда Тургут Гюр белән әңгәмә үткәрде һәм төне буе сорауларга җавапларны компьютерда язып, тулгак авыртуларына карамастан, әңгәмәне хәзер материал хәленә җиткереп редакциягә тапшырды һәм дүрт-биш сәгатьтән соң Кубратхан исемле улын дөньяга китерде. Мондый журналист кайсы рус медиа корылышында бар? ТИнең Төркиядәге хәбәрчесе хәтта төрек президентының үзе белән дә әңгәмә кора ала иде, әмма Мәскәү рөхсәт итмәде.ТИнең Төркиядәге хәбәрчесе Абдуллаһ Гүлнең туган шәһәренә барды һәм төрек президентының балачагы үткән урамнарда йөреп кайтты. Бу хакта «Төркия илбашының туган ягында» дигән мәкаләсе «Татар-информ» сәхифәсендә 2013 елның 11 мартында дөнья күрде.

Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң үсеш алган чагында Төркиядә Россия елы игълан ителгәч, РФның Истанбулдагы консулы Александр Кривенко белән оештырылган әңгәмә дә 2008 елның 17 һәм 24 март көннәрендә татар һәм рус телләрендә ТИ укучыларына тәкъдим ителде. Төркиядәге халыкара оешма — ИРСИКА (Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен фәнни өйрәнү үзәге) мөдире Халит Әрән Татарстан мәгълүмат агентлыгы өчен махсус интервью бирде. Ул «Шәрыкның ЮНЕСКОсы — ИРСИКА» дигән баш исем белән 2007 елның 18 июлендә басылды. ИРСИКА җитәкчесе белән әңгәмә — Татарстан матбугат корылышы өчен зур абруй. «TRT» Төркия дәүләт телевидение һәм радио корылышы мөдире, элеккеге Истанбул шәһәре муниципалитеты мәдәният эшләре бүлеге җитәкчесе Шенол Дәмирөз дә кадерле вакытын бүлеп, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының хәбәрчесе сорауларына җавап бирде, аның белән әңгәмә 2009 елның 27 июлендә «Дөньяның киләчәге төркиләрдә» дигән исем белән ТИ сәхифәсендә урын алды. Төркия генә түгел, Татарстан сәнгать дөньясы да Шенол Дәмирөзнең нинди дәрәҗәле шәхес булуын гаять яхшы белә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Төркиянең эчке һәм тышкы сәясәтенә кагылышлы язмаларны да мөмкин булганча биреп бара. 2013 елның 24 июнендә ТИ сәхифәсендә дөнья күргән «Төркиядә демократия бармы, юкмы?» дигән аналитик мәкалә шул көннәрдә Истанбулдагы Гези паркы белән бәйле чуалышлар турында мәгълүмат бирә. Бу материал, ТИ җитәкчелеге әйтүе буенча, иң күп укылган мәкалә булды, моның өчен авторына ТИ җитәкчелеге махсус рәхмәт белдерде.

ТИдә 2012 елның 27 гыйнварында чыккан «Каддафине һәм дөнья сәясәтен аңлап буламы» исемле аналитик мәкаләдә Төркиянең Ливия белән бәйле тышкы сәясәте чагыла. 2011 елның 20 декабрендә дөнья күргән «Төркия Африка кыйтгасында — «үз кеше» дигән язмада Төркиянең Африка илләре белән мөнәсәбәтләре каләмгә алынды «Төркия һәм Гарәп Лигасы Истанбулда әһәмиятле сәяси карарлар алды» дигән язмада сүз Төркиянең гарәп илләре белән бәйле стратегик карарлары турында бара. Бу хәбәр укучыларга 2012 елның 3 декабрендә тәкъдим ителде. «Истанбулда Иранның атом-төш программасы буенча сөйләшүләр үтте» (17 апрель, 2012) дигән язма Төркиянең күршесе Иран белән элемтәләре хакында мәгълүмат бирә. Барак Обаманың АКШ президенты булып сайлануы дөнья җәмәгатьчелегендә шау-шу уяткан көннәрдә аның илбашы кәнәфиенә утыргач, рәсми очрашуларын иң элек Төркиядән башлап җибәрүе турындагы хәбәрне ТИ 2009 елның 9 апрелендә «АКШ президенты Төркия сәфәреннән канәгать калды» дигән исем белән бирде.

Төркиянең Россия белән мөнәсәбәтләре «Россия белән Төркия ике арадагы хезмәттәшлекне 20 килешүгә кул куеп ныгытты» (10 август, 2009), «Россия белән Төркия ишекләрен ачты, визасыз сәяхәт башлана» (13 май, 2010), «Россия һәм Төркия арасында виза режимының бетерелүе яңа башлангычларның барлыкка килүенә китерәчәк» (21 гыйнвар, 2011) кебек язмаларда чагыла. Болар ТИнең Төркиядәге вакыйгалар белән кызыксынуын һәм аларга әһәмият бирүен дәлилләүче язмаларның бер өлеше генә. «Татар-информ”да һәм башка татар матбугатында Төркиянең Татарстан белән элемтәләре турында чыккан хәбәрләр, мәкаләләрне әйтеп тә торасы юк. Алар даими рәвештә басылып тора.

Соңгы елларда Төркия галимнәре Татарстан, татар халкы белән якыннан кызыксыналар. ТИ аларның татарлыкка кагылышлы эшчәнлекләрен даими яктыртып бара. Төркия фән корылышлары үткәргән төрле гыйльми җыеннар, симпозиумнар, конгрессларда Татарстан, татар дөньясы белән бәйле чыгышлар «Татар-информ» агентлыгы сәхифәсендә хәбәр ителми калмый.

Куанып тагын шуны әйтәсе килә: Төркиядә татар әдәби әсәрләре төрекчәгә еш тәрҗемә ителә башлады. Элек төрекләр татарларның Тукай белән Исхакыйдан башка язучылары юк, дип уйлый иде, ә хәзер алар Галимҗан Ибраһимны да, Аяз Гыйләҗевне дә, Әмирхан Еникине дә, Марат Кәбировны, Мәдинә Маликованы да, Мөхәммәт Мәһдиевне дә, Фатих Әмирханны да, Роберт Миңнуллинны да беләләр. Татар әдәби әсәрләренең төрекчә китап булып дөнья күрүен дә «Татар-информ» укучылары белеп тора. Роберт Миңнуллин вафат булгач, төрек галимнәре, язучылары мәрхүм шагыйрьне югалту кайгысы белән уртаклаштылар. ТИ һәм ИТ аларны да татар халкына җиткерде. Гомумән, татар дөньясын кызыксындырган яки борчыган проблемаларга карата Төркиянең алдынгы фикер ияләре яки миләттәшләрнең фикерләре әледән-әле «Татар-информ» яки «Интертат”та басылып килә. Төркиядә Сабан туйлары үткәрелү, Тукай исемен йөртүче парклар ачылуы, урамнарга исеменең бирелүе, һәйкәл куелуы турындагы хәбәрләрне санап тә торасы юк. Төркия медиасында татарларга яки Татарстанга кагылышлы хәбәрләр, мәкаләләр чыкса, тапшырулар күрсәтелсә Татарстан халкы аның белән бәйле хәбәрне шундук ТИдән укый ала.

Төркиядә яшәгән Гали Акыш, Рифат Мөхтәсип, Әхмәт Тимер, Лалә Оралоглу, Надир Дәүләт кебек татар шәхесләренең бакыйлыкка күчүләрен дә беренчеләрдән булып ТИ хәбәр итте. Харбинда туып үскән, гомерен Төркиядә үткәргән, тормышы татар халкының мөһаҗирлек язмышын аңлатучы Равилә Иделләр белән әңгәмә дә «Татар-информ» да «Мәтрүшкә күргәнем юк, мин аның исен тоям, ди Истанбулда яшәүче Равилә Иделләр» дигән баш исем белән чыкты. Бу әңгәмә зур яңгыраш алды, авторы буларак мине эзләп табып, бик күп кеше Равилә Иделләргә мәтрүшкә җибәрергә теләде.

Күптән түгел генә ИТ сәхифәсендә Надир Дәүләтнең тормыш иптәше Берил Дәүләт белән күләмле әңгәмә дөнья күрде, шулай ук Төркия илбашы Эрдоганнан мактаулы бүләк алган беренче татар — тарихчы Ильяс Камалов белән әңгәмә дә «Интертат» укучыларына тәкъдим ителде. Россиянең беренче хатын-кыз ориенталисты, 1889-1897 елларда Европада дөнья җәмәгатьчелеге алдында татар халкының тарихы, мәдәнияте, мәгарифенә багышланган докладлар белән чыгыш ясаган, татарча да белгән Казан кызы Ольга Лебедеваның Төркиядәге даны турындагы мәкалә 2021 елның 16 августында «Интертат» укучыларына «Татар халкын Европада таныткан Гөлнар ханым — Ольга Лебедева тарихы» дигән исем белән тәкъдим ителде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы күренекле татар –төрек галиме Надир Дәүләткә 2008 елда TASAM (Төрек-Азия стратегик тикшеренүләре үзәге) тарафыннан «Стратегик күзаллау» премиясе бирелүен дә, шул ук оешманың 2014 елда Татарстан илбашы Рөстәм Миңнехановны төрки дөнья үсешенә, үзара туганлык элемтәләрен ныгытуга өлеш керткәне өчен «Дәүләт эшлеклесе» категориясендә «Төрки дөньяның Кызыл алмасы» дип аталган премиягә лаек күрүен дә яктыртты. Шулай ук Татарстан дәүләт җитәкчесенең һәм министрларның Төркиягә сәфәрләре һәм аларның Төркия медиасында ничек яктыртылуы хакындагы язмалар ТИ битләрендә иң әһәмиятле хәбәрләр булып бирелде, хәзер дә бирелеп килә. Татарстандагы әһәмиятле вакыйгаларның төрек матбугатында ничек яктыртылуы да ТИдә беренчеләрдән булып хәбәр ителә.

Казан белән тугандаш шәһәр Сафранболуга Казаннан 1700 елларның башында күченеп килгән татар сәүдәгәрләре Казанасмазогуллары гаиләсе хакында һәм аларның тарихи йортларының шәһәр символы булып торуын да татар укучыларына «Төркиядә бер татар гаиләсенең мәшһүр утары» дигән баш исемле мәкалә белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Төркиянең үсешендә һәм сәяси тормышында зур роль уйнаган, бүгенге төрек президентының остазы, сәясәтче Нәҗметдин Эрбаканның үлем хәбәрен Татарстанга җиткерүче дә ТИ булды, шулай Мухсин Языҗыоглу, Рәүф Денкташ кебек танылган сәясәтчеләрнең үлемнәре турындагы хәбәрләр дә ТИ дә урын алды.

Төркиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелгән Татарстан мәдәнияте көннәре, татар театрлары, сәнгат әһелләренең чыгышлары да «Татар-информ» сәхифәләрендә оператив рәвештә яктыртылып тора. Күргәнегезчә, «Татар-информ» хәбәрләрен «Татарлар бәйрәм уздырды» дигән рәвештә генә тәкъдим итми.

Заманында Фатих Кәрими Истанбулга килеп, «Вакыт» газетасына Төркиянең иҗтимагый тормышы, мәдәният, әдәбият яңалыклары, Балкан сугышы хәлләре, күренекле кешеләр белән очрашулары һәм фикер алышулары турында хәбәрләр, мәкаләләр җибәреп торган, аның бу эш өчен иганәчесе булган, алтын приискасы хуҗасы Рәмиевләр бөтен чыгымнарын күтәргәннәр. Ләкин «Татар-информ” ның бернинди иганәчесе булмаган килеш чит ил хәбәрләрен, Төркиянең иҗтимагый-мәдәни мәсьәләләре, сәясәте, икътисады, анда гомер итүче милләттәшләр тормышы турындагы хәбәрләрне иң югары кимәлдә, оператив җиткереп бара. Бу җәһәттән дәүләт тарафыннан үсендерү юнәлешендә бернинди игътибар булмаса да. Әлеге язмаларның барысы да диярлек ТИнең Төркиядәге хәбәрчесенең шәхси мөмкинлекләре белән эшләнә. Ул хәбәрләрнең, мәкаләләрнең күбесе Татарстаннан читтә яшәүче татар газета-журналларында да, чыганак күрсәтелеп, басылып тора; радио, телевидение хәбәрләрендә дә яңгырый. Димәк, бүген дә халык Төркия белән кызыксына.

Госманлы чорында вәзирләр, баш вәзирләр еш алышынмаган, укымышлы татарлар, әлбәттә, аларның исемнәрен белеп торган. Бүгенге Төркиядә исә кайчак хөкүмәт ел саен яки елда берничә тапкыр алышынды, төрекләр үзләре дә министрларының исем-фамилияләрен истә калдырырга җитешә алмыйлар. Шуңа карамастан татар халкында Төркиянең эчке һәм тышкы сәясәте белән дә, иҗтимагый-икътисадый тормышы белән дә якыннан кызыксынучылар юк түгел.

Әлбәттә, 20 ел буе халыкка җиткерелгән барлык язмаларны да биредә күрсәтеп булмый, әмма татар массакүләм мәгълүмат чараларын даими күзәтеп барган кешеләр хәзерге чор татар матбугатын үтә мескен, булдыксыз, примитив итеп бәяләргә җөрьәт итә алмас, чит ил хәбәрләренә дә киң урын бирелгәнен күрер. Россиядә урыс булып яшәүнең җиңелрәк булуы һәркемгә билгеле. Шуңа карамастан, төрле чикләүләргә, авырлыкларга бирешмичә татар медиасы дөньядан калышмаска, заман белән бергә атлап барырга, җәмгыятьнең өлгесе булырга, «дүртенче хакимият» дигән төшенчәне яшәтергә тырыша.

Бүгенге көндә татар журналистикасын элеккеге КДУның журналистика факультетында төпле белем алган эрудицияле белгечләр фидакяр хезмәтләре белән әйдәп бара, татар журналисты ике тел белән эш итеп русныкына караганда ике-өч тапкыр артыграк эшли, хезмәт хакын кимрәк ала. Әмма төшенкелеккә бирешми. Бүгенге татар медиасы узган гасыр башы татар матбугатының көчен, тырышлыгын, бөтен уңай сыйфатларын дәвам итү юлында заманча технологияләр, мөмкинлекләрдән файдаланып, алга бара. Моны күрер, сизәр, аңлар өчен аны күзәтеп тору, укып бару кирәк.

Рушания Алтай

Төркия

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*